Магомедов: «Татарстан – милли сәясәтне гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләренең берсе»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Республика Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясының республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, туган телләрен саклау һәм үстерү буенча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни берләшмәләр, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, республика милли хәрәкәте лидерлары белән аралашты.

Хәзерге вакытта Ассамблея составына 39 милләт вәкилләре мәнфәгатьләрен яклаучы 265 милли-мәдәни оешма керә. Татарстанда соңгы елларда җирле милли-мәдәни оешмалар, шулай ук Халыклар дуслыгы йортлары челтәре шактый киңәйде. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 9 Халыклар дуслыгы йорты һәм 4 Халыклар дуслыгы үзәге уңышлы эшли, алар Татарстан халыклары Ассамблеясының ресурс үзәкләре, Ассамблеяның 2 филиалы һәм 38 вәкиллеге булып тора.

«Татарстан – дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда илебезнең алдынгы төбәкләренең берсе, – диде Магомедсалам Магомедов журналистлар белән аралашканда. – Монда төрле милләт һәм дин кешеләренең үзләрен ирекле, бердәм халык итеп хис итүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу республика җитәкчелегенең зур казанышы. Аның нигезендә төрле халыкларның бер төбәктә бергә яшәүләренең күптәнге традицияләре ята».

Магомедсалам Магомедов шулай ук билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда уздырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан һәм бөтен зур илебезнең ислам дөньясы белән диалогын үстерүгә зур өлеш кертә.

Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Татарстан халыклары Ассамблеясының әһәмиятле ролен ассызыклады, ул инде 30 елдан артык күпмилләтле Татарстан мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен уңышлы хәл итә. Магомедсалам Магомедов Ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга зур эш башкарганы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүген Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре өчен мөһим ресурс үзәгенә һәм чын йортка әверелгән, – дип билгеләп үтте ул. – Биредә алар үз проектларын тормышка ашыра, туган телләрен өйрәнә алалар. Россиянең барлык төбәкләрендәге халыклар үзләрен нәкъ шулай хис итәргә тиеш. Татарстан моны тулысынча эшли, еш кына без аны башка төбәкләргә үрнәк күрсәтәбез».

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Магомедсалам Магомедовка Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләгәне, шулай ук федераль үзәккә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү


9790