Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, «Төньяк-Көньяк» коридоры Сүәеш каналына алмаш булырга мөмкин. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумының пленар утырышыннан соң журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте.
«Форумда күп кенә Фарсы култыгы илләре вәкилләре «Төньяк — Көньяк» транспорт коридорын тормышка ашыру турында фикер алышты», — диде ул.
Аларны кызыксындырган сорауны да җиткерде. “KazanForum”да бөтен гарәп дөньясы тәкъдим ителгән. Алар өчең көн кадагындагы сорау — «Төньяк-Көньяк» коридоры кайчан эшли башлый һәм моның өчен нишләргә кирәк. Әлеге проектка барысы да ышана», — диде Марат Хөснуллин.
Аның фикеренчә, «Төньяк — Көньяк» транспорт коридорын Сүәеш каналына алмаш булырга мөмкин . «Әлеге юнәлешләрне үстерергә һәм бер транспорттан икенчесенә тиз арада күчеп утыруңы тәэмин итәргә кирәк», — диде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә Татарстан да мөһим урын алып тора. «Шул исәптән, республика аша да агучы Идел елгасы әлеге канал өчен төп транспорт каналларының берсе булырга тиеш», — диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat