Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Хәзерге вакытта форумның пленар утырышы бара. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнаша.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, форум эшендә 77 төбәктән, шул исәптән Татарстаннан да, барлыгы 1 мең дин әһеле катнаша. Ул әйтүенчә, форум илдә игълан ителгән Гаилә елы һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елында үтә.
— Халкыбызны дини бәйрәмнәр, Сабан туйлары берләштерә. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаулар, кайгылар, ярдәмләшү дә. Алар бердәмлек хисләрен ныгыта, – диде Васил Шәйхразыев.
Милли Шура рәисе быелгы табигать казасыннан зыян күргән Оренбург һәм Омск өлкәсенә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.
— Былтыр янган булсак, быел суда батабыз. Бөтендөнья татар конгрессы да читтә кала алмады. Бездән гуманитар ярдәм белән фуралар җибәрелде, — диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat