Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Россиядә исламны татарлар үстерә!» диярлек булсын»

Дин әһелләре форумы татар өммәтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә. «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия дин әһелләре форумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип белдерде. Ул пленар утырышта чыгыш ясады. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, ел саен шушы җыенда очрашып, татар дин әһелләре үзләренең яңа казанышлары һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша. Бу исә татар өммәтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә.

— Аллаһ юлында бер-берсен узышып, мөселманнар Россиянең төрле почмакларында китаплар бастыра, каядыр мәчетләр һәм мәдрәсәләр салдыра, каядыр зур җыеннар уздыра, фәнни чаралар үткәрә… Аллаһка шөкер, торгынлык чоры түгел, — ди мөфти.

Шулай да кискен торган мәсьәлә бар. Мөфти әйтүенчә, бу кадрлар мәсьәләсе.

— Бүген белгечләр җитми. Алар әзерләнә, әмма килеп туган ихтыяҗ тулысы белән капланмый. Шул нисбәттән сезне Татарстанга килеп гыйлем алырга чакырам. Мисал өчен, үткән елның көзеннән Россиянең 4 төбәгендә ислам финанслары буенча эксперимент эшли башлады. Бу — яңа юнәлеш, яңа тәҗрибә, шуңа күрә ул зур авырлык белән бара. Татарстанда бүгенге көндә Нәзарәт тарафыннан 11 финанс оешма өчен 14 продукт эшләп чыгарылды: ипотека, банк картасы, өлешләп түләү, факторинг, лизинг, хәләл инвестицияләр, пенсия фонды һ.б. Әмма, эшләп чыгарганнан соң, аларның сатылуын да контрольдә тотарга кирәк. Татарстанда бу аудитны Нәзарәтнең голамәләр шурасы әгъзалары һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре эшли. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки әгәр дә ислам продуктлары шәригать контроленнән башка сатыла башласа, базарда намуссыз оешмалар килеп чыгачак һәм нәтиҗәдә продуктларның бер ышанычы да калмаячак, — диде Камил хәзрәт үз чыгышында.

Камил хәзрәт Коръән белгечләрен әзерләү дә мөһим юнәлеш дип атады. «Хәзерге көндә инде сүз гади хафизлар турында гына бармый, ә курра хафизлар әзерләү мәсьәләсе тора. Курра хафизлар ул — Коръәнне 10 кыйраәт белән яттан укый белүче галимнәр», — дип тә өстәде ул.

Форум делегатларына Коръәннең яңартылган «Казан басмасы» таратылды. Камил хәзрәт:

— Хәзер инде татарларның Коръәнне әзерләп бастыру традицияләре торгызылып бетте дияргә мөмкин. Кайчандыр милләтебез бу өлкәдә беренче иде, хәзер дә ислам фәнендә беренчелеккә ирешик, хәзрәтләр! Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын! — диде.


Фикер өстәү