Бердәмлек бәһасе, Кыямәт көне билгеләре, дин белән милләтнең бәйләнеше. Татарстан башкаласында «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Илнең 77 төбәгеннән 1 меңләп делегат, елдагыча, дин өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыелган иде. Форумда нинди сораулар күтәрелде? Имам гаиләләрендә 10шар бала тәрбияләнергә тиешме? Мөселман өммәте үсештәме? «ВТ» хәбәрчесе пленар утырышта яңгыраган чыгышларны тыңлап кайтты.
Бердәмлектә – көч
Пленар утырышны алып барган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, гадәттәгечә, татарлар тормышында мөселманнарның ролен, кайгы килгәндә сынала торган бердәмлек хисе турында сүз йөртте.
— Бу форум илдә игълан ителгән Гаилә елы һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елында үтә. Безнең халкыбызның атаклы шәхесләре күп. Дини бәйрәмнәр, Сабан туйлары халкыбызны берләштерә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынаулар, афәтләр, кайгылар да шулай ук. Алар бердәмлекне ныгыта, ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләрен арттыра. Былтыр янган булсак, быел инде батабыз, — диде Милли Шура рәисе, 2023 елда Курган өлкәсенең Йолдыз авылындагы янгын фаҗигасен һәм бу елның апрелендә Оренбург өлкәсендәге Орск шәһәрендәге су казасын искә төшереп. — Бөтендөнья татар конгрессы, барлык милләттәшләргә мөрәҗәгать итеп, зыян күрүчеләргә оператив рәвештә ярдәм күрсәтү эшләрен оештырды. Ярдәмегез өчен рәхмәт.
Ислам дөньясына ишек
Милләт – динне, дин милләтне саклаган, дияргә яратабыз. Ә ни рәвешле? Хәзер милләт белән дин төшенчәләрен бер яссылыкта карарга мөмкинме? Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин татарларның мөселман дөньясындагы роле турында сөйләде.
– Казан хәзер ислам дөньясы белән элемтәләр баглау буенча алдынгылар рәтендә, – диде мөфти. – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» чарасы да җир шарының төрле почмакларыннан сәясәтче, фикер ияләре, эшмәкәрләре, икътисадчыларын җыйды. Без чит ил кунакларына Россиядәге исламның тирән тарихын, аның күпмилләтлелеген, мәгърифәтлелеген, башка диннәр белән дуслыкта, хезмәттәшлектә, тынычлыкта яши алганын күрсәтәбез.
Мәскәү кунагы татарларның динне таратудагы зур ролен дә билгеләп үтте.
– «Татар» этнонимы дөньядагы иң борынгы төшенчәләрнең берсе. Татарлар бик күп тарихи чорларны үткән. Төрле вакытлар булды. Хәтта югалу куркынычы торганда да, татарлар исән кала алды, чыныкты, ныгыды. Без хәзер дә нык торабыз. Үз туган җиребездә көн итәбез, – диде ул.
«Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын»
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уңышлар һәм казанышлар турында сөйләп кенә калмыйча, борчыган сорауларга да тукталды. Моңа өстәп имамнарны гыйлем эстәргә Татарстанга чакырды.
Мөфти сүзләренчә, ел саен монда җыелышып, тәҗрибә уртаклашу, казанышлар хакында сөйләшү мөселман өммәтенең үсештә булуын күрсәтә.
– Аллаһ юлында бер-берсен узышып, мөселманнар Россиянең төрле почмакларында китаплар бастыра, мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра, зур җыеннар үткәрә, фәнни чараларга оештыра. Аллаһка шөкер, торгынлык чоры түгел! – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Шулай да киске торган мәсьәлә дә бар әле. Ул да булса – белгечләр.
– Бүген белгечләр җитми. Алар әзерләнә, әмма килеп туган ихтыяҗ тулысы белән капланмый. Шул уңайдан сезне Татарстанга чакырам, – диде ул.
Моңа нигез дә юк түгел.
– Бүгенге көндә Нәзарәт тарафыннан 11 финанс оешма өчен 14 продукт эшләп чыгарылды, — дип белдерде Камил хәзрәт. — Россиядә AAOIFI сертификатына ия барлыгы 11 белгеч бар, шуларның 7-се – Татарстаннан, ә шуларның 5-се – Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзалары. Казанда Россия ислам институтында AAOIFIның имтихан үзәге эшли. Шуңа күрә теләге булган һәркем Казанга килеп бу белгечлек буенча укый һәм эшли ала. Ислам финанслары Татарстан җитәкчелеге тарафыннан зур кызыксыну белән үстерелә, ул – бик перспективалы өлкә.
Гыйлемле белгечләрне тагын да белемлерәк итү дә максат.
– Хәзерге көндә инде сүз гади хафизлар турында гына бармый, ә курра хафизлар әзерләү мәсьәләсе дә үзәктә тора. Курра хафизлар ул – Коръәнне 10 кыйраәт белән яттан укый белүче галимнәр. Үзебездән соң дөнья мәдәниятендә эз калдырасыбыз килсә, һичшиксез, бу эшкә алынырга кирәк. Хәзер татарлар арасында 4 шундый хафиз бар, – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Каллиграфия сәнгатен үстерүгә дә игътибар итте мөфти.
– Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Казанда кулъязма Коръән әзерләнә башлагач, каллиграфия сәнгате дә җанланып китте. Хәзерге көндә кулъязма Коръәннең 20дән артык җүзе язылып бетте. Дубайда шундый ук басма 8 ел дәвамында әзерләнгән. Ә бездә бу эш 2022 елда гына башланды әле. Шунысы да мөһим: Дубайда һәм Катарда бу эшкә Ирактан, Согуд Гарәбстанында Сүриядән хаттатлар җәлеп ителгән. Безнең Коръәнне исә Казанда тәрбияләнгән белгечләр яза һәм тикшерә. Каллиграфларга татар-мөселман өммәтендә ихтыяҗ бик зур, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти форум истәлеге итеп һәр делегатка таратылган Коръәннең яңартылган «Казан басмасын» да телгә алды.
– Хәзер инде татарларның Коръәнне әзерләп бастыру традицияләре торгызылып бетте дияргә мөмкин. Кайчандыр милләтебез бу өлкәдә беренче иде, хәзер дә ислам фәнендә беренчелеккә ирешик! Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын, — диде Камил хәзрәт.
«Кыямәт әллә?»
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу сорауны аңа еш бирүләрен әйтте. Чынлап та, ил-көн вакыйгалары мондый уйларга да этәрми түгел шул. Аның сүзләренчә, Кыямәт көне кешеләр арасында аңлашу, ярату хисе бетсә килеп җитәчәк.
Әмма булган аңлашуны да бетерергә тырышучылар бар. Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, күптән түгел «Крокус сити холл»да булган фаҗига илдәге татулыкны юк итәргә, милләт һәм диннәр арасында ялкын кузгатырга мөмкин иде. Мондый хәлләр әле тагын кабатланырга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк.
Марат Хөснуллин, Россия вице-премьеры:
– Бу форум күп еллар дәвамында төрле төбәкләрдән җыелган дин әһелләрен берләштерә. Бүген без мөселман дөньясының авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгышта хәлнең кискенләшкән, Коръәндә язылган әхлак нормалары бозылган чорда яшибез. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Президентыбыз Владимир Путин мөселманнарның милләтара һәм динара элемтәләрне ныгытуга керткән өлешен күп тапкырлар билгеләп үткәне бар. Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбияли, Ватанга мәхәббәт сеңдерә.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:
– Дин әһелләре – безнең таянычыбыз. Дин аша гына без үзебезне – телебезне, гореф гадәтләребезне саклап кала алабыз. Без сезнең белән ел да очрашып, Изге Болгар җиренә барабыз. Башкарган эшләр нәтиҗәсен бирә. Бездә 20 миллионнан артык мөселман яши. Барысына да хәләл туклану, белем бирү, башка мөмкинлекләр кирәк. Ислам илләре белән хезмәттәшлек итеп, бу эшләрне башкарганда ярдәм алабыз. Авыр чорда яшибез. Әмма ислам илләре безнең белән. Алар безнең Президентыбыз Владимир Путинны ихтирам итә. Тәҗрибә уртаклашу мәсьәләсендә форумнар үткәрү, сезнең белән аралашу – илебез өчен бик зур этәргеч. Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши. Калганнары исә – Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә. Безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе — туган телне, милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклау. Һәм сез бу мөһим эшкә зур өлеш кертәсез. Бу чынлап та зур хезмәт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat