«Суга килүчеләрне куалар»: авылдагы чишмәне бассейнга әверелдерүдә кем гаепле?

Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан борчулы хат килеп иреште. Каран-Чишмә урамында яшәүчеләр тәмле сулы чишмәләрнең керкә балыгы үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәрнең су бассейны астында калуына борчыла. Барысын да үзебез күреп, ике якның да сүзенә колак салу нияте белән юлга кузгалдык.

Читтәге урам

Дөресен генә әйткәндә, урам дип аталса да, Каран-Чишмә аерым бер авыл шикелле булып, үзәк урамнардан читтәрәк урнашкан. Гәрчә кайчандыр терлек фермалары, ашлык складлары белән тоташкан булса да. Ә 1960 нчы елларга кадәр, чыннан да, аерым бер авыл булып саналган ул. Шуннан соң Кәрәкәшле авылына кертелеп, статусы урамга әверелгән. Урыны да, үзе дә игътибардан читтәрәк калган кебек тоелды ул безгә. Шушы урамга гына үзәкләштерелгән су уздырылмаган, асфальт юл юк, авыл халкы әйтүенчә, газ да башкаларга караганда күпкә соңрак кертелгән. Аның каравы табигать хозурлыкны, матурлыкны мулдан биргән. Урамда саф сулы берничә чишмә бар, елга ага, урманнары, иркен үзәннәре белән әсир итә.

Гомумән, Каран-Чишмә урамы чишмәләргә бай булган. Кайчандыр биредә биш чишмә чылтырап аккан, хәзер дә икесенең саф суын авыз итәргә мөмкин. Күпчелек кеше урам уртасындарак урнашкан чишмәгә йөри. Ә урам башында яшәүче Мәдинә Җәләева һәм аның күрше-тирәсендә яшәүчеләр Гаяз чишмәсенә төшә. Өченче чыганак эшмәкәр Асоян Грайрның су бассейны астында калган. Юлга кузгалуыбызның да төп сәбәбе шул иде.

Безгә мөрәҗәгать иткән Руслан һәм Рөстәм Җәләевләр – шушы авылда туып-үскән бертуганнар. Хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, туган якларына кайтып, әниләре Мәдинә апаның, күрше-күләннең хәлен белеп, туганнары белән очрашып, тәмле чишмә суларыннан чәй кайнатып эчеп, рухи азык һәм көч туплап китәләр.

– Авыл соңгы елларда картайды, замана шаукымы безне дә читләтеп узмады, яшьләр, нигездә, шәһәрләргә китә торды… Бездә генә түгел, башкаларда да шундый галәмәт. Әмма китсәк тә, авылдан аерылмадык, авылдагы хәлләргә битараф кала алмыйбыз, – ди Руслан Җәләев.

Су тәме

Инде бәхәс чыгарган вакыйгага тукталыйк. 2021 елда эшмәкәр Шамил Гыйльметдинов авыл хуҗалыгы категориясенә караган җир участокларын алып, 49 елга килешү төзегән булган.

– Әлеге кишәрлекләр эченә саф сулы ике чишмәнең, Кәрәкәшле елгасының һәм урман җирләренең дә кертелүе, нишләптер, әлеге кадастр номерларын бирүче инженер Шапошниковта сораулар тудырмаган. Шамил Гыйльметдинов исә, үз чиратында, ара ерак диптер инде (аның Казанда яшәве мәгълүм) 2021 елның 19 ноябрендә үк әлеге җир участокларының дүртесен дә субарендага Асоян Грайр дигән кешегә тапшырган, – ди Руслан Җәләев.

Шуннан соң 2022 елның язында субарендатор, техника китертеп, җир казу эшләрен башлап җибәрә һәм керкә (форель) балыгы үрчетә башлый.

– Ярый, үрчетсеннәр алар… Тик авыл халкы да, без, кайтучылар да, әлеге чишмәдән су ала алмыйбыз. Өстәвенә әлеге җир участогы ихата белән уратып алынган. Егетләр моның белән генә тынычланмый, үзләрен бик дорфа тоталар. «Бу җирләр безнеке, чишмә, сулар безнеке!» – дип, язын урманга каен суы җыярга барган кешеләрне, чишмәгә суга килүчеләрне хәтта куа ук башлаганнар. Чишмә юлына аркылы йөк машинасын куюдан да тайчанмадылар. Әбиләр еракка барып йөри алмый, суны шушыннан ала иде. Аның суы да яхшы, йомшак. Безнең янда кое казып булмый, грунт сулары якын. Шуңа суы бик каты була, – ди Җәләевләр.

Эшмәкәргә карата канәгатьсезлек башлангач, халык 2022 елның 21 маенда җыенга җыела. Ул вакытта очрашуга район хакимияте вәкилләре дә килә. «Арендатор гамәлләрендә закон бозу юк!» – ди алар. Тик Җәләевләр кулында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймовның 2022 елның 17 июнендә бирелгән җавап хаты бар. Ә анда болай дип язылган: «Каран-Чишмә авылына килеп карагач, табигатьне саклау законын бозу очраклары бар».

– Прокуратура да, җирләрне биргәндә халык рөхсәте кирәкми, дип бара. Ә Владимир Путин үзенең чыгышларында әледән-әле: «Халык белән сөйләшеп эшләгез», – ди бит. Ә безгә берни аңлатучы, сөйләшүче юк. Кешеләр гомер буе көтү көткән, җиләк җыйган җирләргә килергә куркып яши бүген. Чишмәгә килгәндә, әле яшүсмер чакта авыл көтүен көткәндә, көндезге аш вакытында малларны туплауга төшереп, җәйге челләдә шул чишмәнең суын эчеп, сусауны баса идек. Шуңа да ул безгә бик кадерле, – ди Руслан Җәләев.

Әйтергә кирәк, бертуган Җәләевләр бу көннәрдә кабат тикшерүчеләрнең килүен көтә.

– Чишмә – безгә Аллаһы Тәгалә биргән бүләк ул. Шул исәптән җирләребез дә, суларыбыз да. Шуңа күрә теләсә кемнәр килеп, аларга хуҗа булмасын иде, мәсьәләләрне җаваплы органнар тәгаен тикшерсен иде, – дигән теләкләрен дә җиткерде алар.

Сөйләшү кирәк

Кызганыч, Шамил Гыйльметдинов белән дә, Асоян Грайр белән дә элемтәгә чыга алмадык. Җәләевләр субарендатор белән моннан берничә ел элек очрашкан булганнар, шуннан соң күрешкәннәре юк. Җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев Шамил Гыйльметдинов белән бер тапкыр да аралашканы булмавын әйтте. Ә менә Асоян Грайрның җирлекккә ярдәм күрсәтеп килүен әйтте. Сабан туйларына акча биргән, Ак Чишмә авылы аның ярдәме белән һәйкәлле булачак, ди.

– Бүген теләсә нинди кеше бизнес ачарга хокуклы. Әгәр барысы да закон буенча эшләнгән икән, мин ничек каршы килә алам? Авыл җирлеге берни дә эшли алмый хәзер. Мин шуны гына әйтә алам: эшмәкәрнең зыяны юк, ярдәме җирлеккә аз булса да эләгә. Әйе, баштагы мәлләрдә Гаяз чишмәсенә, чыннан да, юл ябылган иде. Халыкның ачуы шуннан чыкты. Аларга эшмәкәрнең аңлатып, киңәшләшмичә эшләве ошамады. Без анысын хәл иттек, бүген чишмәгә теләге булган һәркем керә ала. Юлны да аерым җирдән керә торган итеп салып куйдылар. Әйе, бездә чишмәләр күп, халык суны башка җирдән дә ала ала. Тик ни өчен нәкъ менә шул бассейн астында калган чишмәгә каныктылар? Аңламыйм, – ди Альфред Дәүләтгәрәев.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, тикшерү органнары закон бозуга бәйле хилафлыклар тапмаган.

– Күптән түгел Казаннан экология буенча прокуратура килгән иде. Бу турыда халыкка хәбәр иттек, сорауларыгыз булса, биреп калыгыз, дип тә әйттек. Тик мөрәҗәгать белән килүче кеше булмады. Тиешле органнар аңа кадәр дә тикшереп киттеләр. Закон бозу очрагы теркәлсә, без белер идек, тик хәбәр булмады, – диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча Ютазы районы башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов белән аралаштык. Аның сүзләренчә, закон буенча караганда, монда бер каршылык та юк.

– Халык канәгатьсезлек белдергәч, авыл эченнән йөрмәс өчен, эшмәкәр бераз читтәрәк юл салды. Тау буйлап менеп киткән юлда, ягъни форель балыгы үрчетелә торган бассейннар территориясендә бер генә түгел, берничә су чыганагы бар. Су алырга башка чишмәләр дә бар. Сусызлыктан җәфа чигәләр, дип тә әйтеп булмый бит. Авыл халкының безгә зарланып мөрәҗәгать иткәне юк. Әгәр күпчелек кеше канәгатьсезлек белдерсә, без, әлбәттә, чарасын күргән, җир хуҗасы белән дә, эшмәкәр белән дә сөйләшкән булыр идек. Тик бу очракта авылга килеп, бизнес булдырган кешегә без каршы килә алмыйбыз. Әйе, Асоян Грайр чишмә буенда ял итү зонасы, балалар мәйданчыгы да эшләп куймакчы иде. Тик менә шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, күңеле төште, – диде Зәкуан Ильясов.

Менә шундый фикерләр ишетеп кайттык Ютазы районыннан. Ике якның да үз карашы бар. Берсе туган авылы өчен борчылса, икенчесе бизнес белән шөгыльләнә. Дөресен әйткәндә, бер үлчәүгә салып чагыштырлык төшенчәләр түгел. Шуңа күрә аңлашырга җирле җитәкчеләр дә ярдәм итәргә тиеш. Вазыйфалары арасында андые да бар. Без исә мондый рухтагы проблемалар турында язганда шунысына игътибар итәбез: күп вакыт ниндидер мәсьәләне хәл итәр өчен әллә ни күп тә кирәкми шикелле. Бер телдә сөйләшү дә җитә. Дөрес, башта ишетә белергә кирәк.


Фикер өстәү