«Туплаган акчагыз югалачак»: бу хак сүзләрме?

Берничә көн элек атаклы Америка спекулянты, чыгышы белән япон булган Роберт Кийосаки сенсацияле белдерү ясады: БРИКС илләре алтын белән тәэмин ителгән халыкара стейблкоинны гамәлгә кертсә, АКШның триллионлаган ялган кәгазь долларлары кире Америкага агылачак һәм анда гиперинфляция башланачак. Ахыр чиктә Америка доллары юкка чыгачак.

Кийосакиның сүзләрен китерик: «Туплаган акчагыз югалмасын дисәгез, иң яхшысы хәзер үк чын алтын, көмеш һәм биткоиннар сатып алыгыз», – дип яза мәшһүр спекулянт. Киң катлау укучыларга аңлаешлырак булсын өчен, стейблкоинның ни икәнен аңлатыйк. Ул шундый криптовалюта: нинди дә булса бер кәгазь валюта белән (күбрәк доллар) тәэмин ителгән. Россиядән чит илләргә валюта күчерү катлауланды бит. Долларлары күп булганнар (кесәгә салып ун мең доллардан артык алып чыга алмыйсың) чикнең теге ягына байлыкларын стейблкоиннар ярәмендә күчерә: монда криптовалюта сатып ала, тегендә аны долларга алыштырып бирәләр.

Кийосаки белән бер нәрсәдә килешәм: долларлар, чынлап та, ялган акча, алар кешеләрнең ышануына нигезләнеп кенә түләү чарасы булып йөри. Иеналар да шулай юк, юаньнар һәм фунтлар да. Без аларның көн саен кыйммәте үзгәрүен күреп торабыз. Ялганга нигезләнгән һәр система кайчан да булса бер җимерелә, монысы да хак. Без кәгазь һәм электрон акчаларга, процент капиталына нигезләнгән системаның җимерелеп бару чорында яшибез. Шуңа күрә бөтендөнья сугышы дигән кылыч баш өстебездә эленеп тора.

Шушы урында спекулянт белән килешүдән туктыйбыз. Кийосаки, билгеле, көчле интеллектуал, әмма ул да берничә тапкыр биржа уеннарында янып, бер тиенсез кала. Аның бу соңгы белдерүе спекуляция ярдәмендә кул җылытырга маташудан башка берни дә түгел. Биржада ат уйнатучылар акчаны ничек эшли? Алар вак инвесторларның (сезнең белән безнең кебек аз акчалы мокытларның) фикерләвенә тәэсир итеп, биржа күтәрелешләре һәм түнтәрелешләре оештыралар.

Аңлаешлырак булсын өчен, гади мисал кулланыйк. Олигархлар бер сумлык кыйммәтле кәгазь уйлап чыгара да, шау-шу кубарып, аның кыйммәтен ун сумга, йөз сумга, хәтта меңләгән сумнарга кадәр күтәрә. Кулыңда бер сумлык мең акция булса, бәясе мең тапкыр арткач, син кыл да кыймылдатмаган килеш, миллионерга әвереләсең. Әмма синең миллионың – иллюзия генә. Иллюзиядән чын акчага әверелсен өчен, акцияне мең сумлык чакта сатып калырга кирәк. Биржа мошенниклары моны «кэшка чыгару» дип атыйлар. Сashback (кешбэк) инглизчәдән тәрҗемә иткәч, кәгазь акчаны кайтарып алу дигән мәгънә бирә. Күз алдына китерегез: эре спекулянтлар күпләп акция сата башласа, бәяләр нишли? Түбәнгә оча. Биржа түнтәрелеше башлана. Акцияләр очсызлангач, вак-төяк инвесторлар, малны саклап калабыз дип, бәясе чүпкә әйләнә башлаган акцияләрне шулай ук сатуга куя. Әйтик, мең сумга сатып алган иде, биш йөзгә, өч йөзгә, бәлки тагын да арзангарак сата. Менә шул очсызланган акцияләрне биржа акулалары янә күпләп сатып ала. Алар кулында бик күп кешбэк бар бит инде. Бәяләр күккә омтыла башлагач, мокытлар тагын сәүдәгә кушыла. Җиңел генә баерга теләүчеләр буа буарлык. Әмма мескеннәр олигархик капитал ияләренең сәхнә артында ниләр килешкәнен белми. Кайчан кешбэк башлана, кайчан биржа бизгәге икәнен аз санлы спекулянтлар гына белә. Кийосаки – шуларның берсе.

Спекулянтлар кыздырган һәм ут үрләткән мондый уенда, теләсәгез, катнаша аласыз, әмма нервларыгыз бик нык булса гына. Финанс яңалыкларын күзәтеп барсагыз, биткоин бәясенең яру пычкысы шикелле бер аска, бер өскә уйнап торуын күрер идегез. Төрек шәһәре Диярбакырда яшәгән доктор Гекхан Чалышкан дигән кеше чыдамады әнә пычкының уйнавына: крипто җимерелгәндә, тирга барып, мылтык алды да башына атты.

Алтын белән көмеш бәясен дә шулай уйнаталар. Бүген аларның бәясе рекордлы күтәрелештә. Кийосаки гавамны кыйммәт бәядән алтын-көмеш сатып алырга өнди икән, димәк, аларның бәясе дә берникадәр вакыттан соң төшәчәк. Физик алтын һәм көмеш сатып алуда берникадәр мәгънә бар шулай да, кулыңда озак вакытлар тотып торырга ниятләсәң һәм алтын тәңкәләрең очсызланганда, кулыңа мылтык алмаслык түземлегең булса, ота да алачаксың.

Биржа мошеннигының алтын белән тәэмин ителгән халыкара стейблкоин турындагы сафсатасын тикшереп карыйк. Андый сүзләр йөри, билгеле. Иран белән Россия, мәсәлән, алтын белән тәэмин ителгән криптотәңкә булдыру турында сөйләшүләр алып баргаладылар. Шул сөйләшүдән ерак китми инде ул. БРИКС илләренең уртак валютасы турындагы хәбәрләр дә – шулай ук тормышка ашмаслык хыял. Ни өчен дигән сорауга җавап бирик. Арифметика дигән бик гади фән ярдәмгә килә безгә җавап эзләгәндә. Хәзерге процентка корылган финанс системасы шартларында алтын белән тәэмин ителгән ниндидер валюта булдыру мөмкин түгел, чөнки Җир шарында алтын җитмәячәк. Процентларны каплау өчен, чуен белән тәэмин итәргә уйласак, чуен җитмәячәк хәтта. Шуңа күрә алтын белән тәэмин ителгән криптовалюта ясау омтылышы – керпе белән тузбашны кушудан да хыялыйрак нәрсә. Руслар әйтәләр бит әле: скрестили ежа с ужом, дип. Мөмкин булмаган нәрсә турында шулай әйтелә.

Шулай да теоретик яктан күз алдына китерик: БРИКС илләре, килешеп, шундый криптовалюта сугарга уйлады, ди. Долларга караганда да тизрәк ишелеп төшәчәк. Стейблкоинны дөньяга чыгаруны кемгә ышанып тапшырабыз? Ышанычлы кем бар? Кем генә тотынса да, криптотәңкәләр алтын запасына караганда күбрәк басылачак. Terra USD дигән доллар белән тәэмин ителгән стейблкоин бар. Бер тerra бер доллар йөри дип катгый гарантия бирделәр. Уйлап карасаң, бик җайлы нәрсә инде. Кесә тутырып кәгазь долларлар йөрткәнче, интернет акча янчыгында криптотәңкәләр тотасың. Кая барсаң да, долларга тоткарлыксыз алыштырыла. Кемнәр тerra USD туплады, алар малларын яндырды. Май башында криптотәңкәнең бер доллар булырга тиешле бәясе 26 цент кына йөри иде. Алтын белән тәэмин ителгән БРИКС криптотәңкәсе була калса, аны да шундый язмыш көтә.

 


Фикер өстәү