Ринат Галиәхмәтов: Хәзер акча эшләү катлаулырак

Бүген интернетның туган көне. Күпләр, интернет, дигәч, социаль челтәрләрне һәм блогерларны күз алдына китерәдер. Соңгы арада татар интернеты татар эстрадасын хәтерләтә: блогерлар җырчылар кебек «үрчи». Ә блогер – кем ул, гомумән? Ул нинди булырга тиеш? Безнең татар блогерларының матди хәле ничек?

«Акча боза…»

Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай, 145 мең язылучысы бар):

– Блогерлык белән шөгыльләнеп кенә дә яшәп була, ләкин минем очракта бу – шөгыль генә. Блог алып бару – шактый катлаулы эш. Төшерергә, монтажларга, социаль челтәрләрдәге үзгәрешләрне отып алырга кирәк. Элек гади генә видеоларны да бик күп кеше карый иде, хәзер матур итеп төшерергә кирәк. Хәзер акча эшләү дә катлаулырак. Ләкин төп эшем булгач, артык борчылмыйм. Мин алдан ук блог аша акча эшләү максатын куймаган идем. Гомумән, мондый максат кешене боза ул. Ләкин блогның файдасы шактый тиде. Әйтик, биш еллап элек мин бартерга теш ясаттым. Ул 60 мең сумга чыккан иде.

Бу өлкәдә кайнавыма тугыз ел була икән. Иң рәхәте – кечкенә генә авылга барсам да, мине бер кеше булса да таный. Минем өчен иң зур байлык шул. Ресторанда менеджер булып эшләгәндә, мин гел официантларны яклый идем. Шунда хуҗа кеше: «Ринат, «яхшы кеше» дигән һөнәр юк», – диде. Ә мин менә блогерларны яхшы кешеләр дип атар идем. Билгеле, кешесеннән тора, әмма мин үземне шулай тоям.


Фикер өстәү