Илназ Габидуллин: Блогерлыктак арыган чаклар булгалый

Бүген интернетның туган көне. Күпләр, интернет, дигәч, социаль челтәрләрне һәм блогерларны күз алдына китерәдер. Соңгы арада татар интернеты татар эстрадасын хәтерләтә: блогерлар җырчылар кебек «үрчи». Ә блогер – кем ул, гомумән? Ул нинди булырга тиеш? Безнең татар блогерларының матди хәле ничек?

«Тотрыклылык юк»

Илназ Габидуллин («Кызык-мызык», 186 мең язылучысы бар):

– Блогерлык – өстәмә эшем, шөгылем ул. «ВКонтакте»да «Кызык-мызык» төркемен 2011 елда булдырган идем, ул вакытта әле «блогер» сүзен белми дә идек. Блогер буларак бары 2016–2017 елларда таныла башладым. Моңа бер генә дә үкенгәнем юк. Арыган чаклар булгалый. Күбрәк вакытымны гаиләм белән үткәрәсем килә, шуңа мин, берәр пост кертергә кирәк, сторис төшерергә кирәк, дип кайнап йөрмим. Акчага килгәндә, төрлечә инде. Минем өчен тотрыклылык юк бу өлкәдә. Шуның белән генә шөгыльләнүчеләр акчаны күп эшлидер.

Блогер булу – зур җаваплылык ул, минемчә. Чөнки блогер – үрнәк. Аның сүзенә колак салалар, артыннан баралар. Без – блогерлар җәмгыятькә, республикабызга, илебезгә файдалы эшләрне күбрәк эшләсәк иде.


Фикер өстәү