Блогер Рафилә Шәмсетдинова: Минем керем чыганагым башка

Бүген интернетның туган көне. Күпләр, интернет, дигәч, социаль челтәрләрне һәм блогерларны күз алдына китерәдер. Соңгы арада татар интернеты татар эстрадасын хәтерләтә: блогерлар җырчылар кебек «үрчи». Ә блогер – кем ул, гомумән? Ул нинди булырга тиеш? Безнең татар блогерларының матди хәле ничек?

«Сикереп кенә йөрүчеләр дә бар…»

Рафилә Шәмсетдинова (75,4 мең язылучысы бар):

– Блогымны мин инде сигез ел күңел өчен генә алып барам. Гомумән, блог аша эшләү буенча берни дә әйтә алмыйм. Әмма шуның белән генә шөгыльләнүчеләрнең бик зур акча эшләвен беләм, андыйлар танышларым арасында да бар. Ә минем керем чыганагым башка. Реклама куям куюын, әмма блог белән акча эшләү максатым юк. Блогер булганыма үкенгәнем юк. Гел ни дә булса төшерүдән туеп киткән чаклар була, андый чакта мин эшләмим генә. Күңелем сораганда, төшерәсем килгәндә генә төшерәм. 13 ел журналист булып эшләгәч, ни дә булса язарга, сөйләргә теләк уяна. Ул теләкләремне, сусавымны мин хәзер блог аша чынга ашырам.

Миңа калса, чын блогер, беренче чиратта, нинди дә булса файда китерергә тиеш. Татар блогерлары арасында файдалы контент төшерүчеләр дә, сикереп, биеп, җырлап кына йөрүчеләр дә бар. Файдасы, мәгънәсе булмаган контент булдыручыларны мин блогер дип атамас идем.


Фикер өстәү