Хажга юллама откан Шәйдуллиннар: «Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге бу»

Быелгы «Изге Болгар жыены»нда хажга уйнатылган 3 юлламаның берсен откан Шәйдуллиннар бу бәхетләренә әле дә ышанып бетә алмый. Казанда яшәүче Гөлназ һәм Илнур бәйрәмгә ике улы белән килгән. 

— «Изге Болгар» жыенына беренче тапкыр гына килүебез. «Телеграмм» каналларның берсендә быел әлеге бәйгедә хажга юллама уйнатуларын да белдек. Үзебезне сынап карарга булдык. Ләкин жиңәрбез дип күз алдына да китермәдек. Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге бу. Мондый мөмкинлек тудырган барлык оештыручыларга зур рәхмәт», — дип сөйләде безгә Гөлназ Шәйдуллина.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган “Изге Болгар җыены” бара. Башка еллардан аермалы буларак, быел биредә беренче тапкыр хаҗга өч юллама уйнатылды. Анда катнашу өчен, җыенга хәләл җефетең белән килеп, теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны гына күрсәтергә кирәк иде.

Беренче турга 15 гаилә үтте. Аларның барысына да Татарстан Диния Нәзәрәте тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алга таба шушы 15 пар арасында хажга ике кешелек 3 юллама уйнатылды.

Бәхетле билет ияләренең тагын берсе — Тәтеш районыннан килгән — Борһановлар.

— Метеор белән килдек. Хәзер менә кабат шунда йөгерәбез. Дөресрәге, очып барырбыз инде. Жыеннан мондый зур бүләк белән кайтып китәрбез дип кем уйлаган. 38 еллык гаилә тарихыбыздагы иң истәлекле, зур вакыйга булды бу, — ди Мөнирә ханым.

Казанда яшәүче Алия һәм Юрий Бабий да парлашып хаж сәфәренә барачак. Гаилә башлыгы да — иман юлына. Моннан 41 ел элек Ислам динен кабул иткән.

-Быел безнең гаилә өчен истәлекле вакыйгалар бай ел. Мин үзем Ислам университетын бетерәм. Аллахв Тәгалә менә шундый зур бүләк ясады. Хажга бары — иң зур хыялыбыз иде, — ди Алия Бабий.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү