Рөстәм Хөсәенов: «Җиңелергә яратмыйм»

Сәхнәгә чыкса, йөзеннән нур бөркелә һәм тамашачының күңелен шундук яулап ала. Бүгенге кунагыбыз – яшь, җырга-моңга бай егет, республика һәм ил күләмендә оештырылган күп конкурсларның гран-при иясе Рөстәм Хөсәенов. Тырыш һәм максатчан егет белән дини гыйлем, шигырьләр уку һәм «отличник синдромы» турында сөйләштек.        

Кунагыбыз турында белешмә:

– Рөстәмгә – 14 яшь;

– Казанның 180 нче гимназиясендә укый, 21 нче музыка мәктәбендә шөгыльләнә;  

–  «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз бәйгесе 1 нче дәрәҗә лауреаты, «Татар азаны-2023» гран-при иясе, «Сәйлән», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре җиңүчесе;       

– Казан мэры һәм Татарстан Рәисе стипендиаты.  

– Рөстәм, сәхнәдәге тәүге чыгышыңны хәтерлисеңме? Ничегрәк булды ул?

– Әлбәттә, хәтерлим. Икенче сыйныфта укыганда, «Грани Успеха» дигән конкурста катнаштым һәм 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. «Жук» дигән җырны җырлаганда башта бик каушадым, соңыннан үземә ошап китте һәм ияләндем.
– Күбрәк нинди җырлар башкарырга яратасың?

– Мин төрле телләрдә – татар, француз, рус, инглиз, итальян телләрендә җырлар башкарам. Әмма йөрәгемә, күңелемә иң якыны – татар моңы. Шуңа күрә минем иң яратып башкарган жырларым – татар халык җырлары һәм ретро җырлар. Илһам абый Шакиров репертуарын бик яратам.
– Син катнашкан проектларның исәбе-хисабы юк. Яшь булуыңа карамастан, күп бәйгеләрдә җиңүләр дә яуларга өлгергәнсең.

– Төрле проектларда, бәйгеләрдә катнашырга миңа әнием тәкъдим итә. Ә мин бик теләп ризалашам, чөнки моның киләчәгем өчен бик мөһим икәнлеген аңлыйм.
– Үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?

– Бүген үземне иҗаттан, сәхнәдән башка күз алдыма китерә алмыйм. Мәктәптә физика, алгебра, геометрия, информатика фәннәрен бик яратып үзләштерәм. Бәлки, һөнәрем шушы фәннәргә бәйле булыр.
– Синең өчен үрнәк кеше  – кем ул?

– Минем өчен сәнгать өлкәсендә үрнәк ул – Илһам абый Шакиров һәм Мөслим Магомаев. Ә тормышта – бертуган абыем Айнур.
– Дини бәйгеләрдә дә актив катнашасың, матур итеп азан әйтәсең. Мондый кызыксынуың ничек барлыкка килде?

– Кечкенәдән үк догалар ишетеп үстем, әнием өшкермичә йоклап та китә алмаганмын. Абыем Айнур «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең өченче курсын тәмамлый. Дингә кызыксынуны да миндә ул уятты, кечкенәдән миңа дөрес итеп намаз уку тәртибен, азанның тәҗвиден, мәкамен өйрәтте. Хәзер дә дин турында бик күп сөйләшәбез, төрле дини чараларга йөрибез.
– Шулкадәр актив син. Көч-дәртне каян аласың?

– Миңа көч биреп торучы, минем таянычым-терәгем, иң якын һәм иң кадерле кешем, әлбәттә, ул – әнием!
– Тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– Спортны үз итәм, футбол уйнарга бик яратам. Буш вакытымда шахмат уйныйм, социаль челтәрләргә төрле тематикадагы видеолар төшерәм.
– Сүзгә, сәнгатьле сөйләмгә дә оста син. Үзең кайсы язучыларны яратып укыйсың?

– Әйе, минем тагын бер яраткан шөгылем – шигырьләр уку һәм сөйләү. Шигырьгә, җырга мәхәббәтне дә әнием уятты. Габдулла Тукай шигырьләрен, Илдар Юзеевның «Татар моңы», Шәүкәт Галиевның «Әткәйгә хат» поэмасын, Роберт Миңнуллинның иҗатын яратам.
– Синдә «отличник синдромы» бармы?

«Синдром» буламы икән инде ул, әмма мин гел «бишле»ләргә генә укырга тырышам. Лидер булырга яратам, җиңелергә яратмыйм.
– Иң зур хыялың нинди?

Зур дәрәҗәле җырчы булу, намусымны югалтмау.

 


Фикер өстәү