Фәкыйрьләр фәкыйрьләр белән тартыша

Үткән атнада дөньякүләм киеренкелек шартлау ноктасына якынайды. Фетнә һәм баш күтәрүләр, сәяси үтерүләр, илләрнең бер-берсен үзара астыртын рәвештә баз казуда гаепләүләре баштан ашты. Беренче карашка үзара ерак торган вакыйгаларда, төбенә төшеп караганда, нечкә бәйләнешләр шәйләнә. Дөньякүләм кризис лидерларны итәк астыннан ут йөртергә мәҗбүр итә. Жанр таләбе шундый.

Фетнә байрагын бер атна элек Тунис югары күтәрде: ил Президенты Кәис Сәиднең кырыс ысуллар белән дәүләтне кризистан алып чыгарга омтылуы халыкка ошамады. «Гарәп язы»ннан соң унөч ел вакыт үткәч, тунислылар күрде: илдә аз гына да тормыш яхшырмаган һәм янә йөзләгән кеше баррикадаларга чыкты. Фетнәнең тормышны яхшыртмавын, болганчыклыктан башка бернигә китермәвен халыклар һаман да аңламый.

Аргентинаның гаугалы Президенты Милей вәгъдә иткән реформаларны тормышка ашыра, әмма тормыш кына яхшырмый. Киресенчә, вазгыять катлаулана. Гиперинфляция шартларында бюджеттагыларның хезмәт хакларын туңдыру чыдый алмаслык фәкыйрьлеккә китерде. Аргентинлылар әле кайчан гына үзләре сайлаган Президентка каршы чыга. Укытучылар фетнәсен бастырырга җибәрелгән полиция гыйсъянчылар ягына басты. Нишләтәсең, полицейскиларның да ашыйсы килә, хезмәт хакы исә очны очка ялгарга да җитми. Мисьонес провинциясендә баш күтәргән полицейскийларны бастыру өчен, федераль полицияне эшкә җигәргә туры килде. Федераллар белән җирле хокук саклаучылар үзара бәрелешкә керде: фәкыйрьләр белән фәкыйрьләр сугыша.

Франция үзенең Африкадагы колонияләреннән колак кагып бетерергә өлгермәде, Тын океанда урнашкан Яңа Каледония – французларның диңгез арты төбәге булып саналучы кечкенә генә ил – бәйсезлек сукмагына аяк басты.  Төбәкнең төп шәһәре Нумеа һәм аның аэропорты контрольдән чыкты, Париж, аларны кире үз канаты астына кертү өчен, жандармнар корпусын куллана. Бер уңайдан килеп туган хәлдә Азәрбайҗанны һәм Алжирны гаепли. Баку, әлбәттә, бу гаепне кире кага, әмма фетнәчеләр никтер мәйданга Азәрбайҗан флагы белән чыкты.

Грузиянең парламент һәм премьер-министр белән тартышта гыйсъянчылар ягына баскан Президенты Зурабишвили «совет изүе һәм Россия йогынтысыннан коткару өчен» Макронны Тбилисига килергә чакырып сөрән салып ята.

Якшәмбе көнне Конго Демократик Республикасында американнар үз йогынтыларын кире кайтару өчен, фетнә оештырды. Вашингтон үз гаебен танымый, ләкин фетнә башында Бенджамин Рубен исемле америкалы тора шул. Баш күтәрү уңышсыз чыкты. Әрдоган яңа төрек фетнәсен урамга чыкканчы ук бастырды. Оеша башлаган дәүләт түнтәрелеше яралгы хәлендә калды: йөзләгән потенциаль фетнәче кулга алынды.

 


Фикер өстәү