Ландыш Хөсәенова: «Күз карашыбыз да кешедә уңай хис калдырырга тиеш»

Экран аша елмаеп, мөлаем тавышы белән хатлар укып, күпме тамашачы йөрәген җылыткан Ландыш Хөсәенованы телевизор караучылар инде сагынырга өлгергәндер. Хәзерге вакытта декрет ялында ул. Сагынуыгызны басар өчен, аның белән әңгәмәне укырга тәкъдим итәбез.

– Кечкенәдән журналист булу теләге белән йөрсәгез дә, башка юнәлештә белем алгансыз. Ни өчен шулай булды?

– Мин мәктәптә укыганда ук тарих фәнен бик яраттым. Әгерҗедән Казан ерак булу сәбәпле, Ижау шәһәренең Удмурт дәүләт университетына укырга кердем. Казанда туганнарым да юк, әти-әнием дә еракта булачак, дип уйладым. Тарих факультетында укуыма бер дә үкенмим, чөнки мин бүген дә шул юнәлеш буенча эшлим.

– Ә телевидениегә ничек килеп эләктегез?

– Телевидениедә эшләү – кечкенә чагымдагы хыялым. Аклы-каралы телевизордан сөйләүче абый-апаларга кызыгып карый идем. Шул серле дөньяга эләгәсе, сихри мохиттә эшлисе килә иде. Мәктәп елларында төрле язмалар, шул исәптән шигырьләр, хикәяләр яздым. «Сабантуй» газетасының яшь хәбәрчесе таныклыгына лаек булдым, республиканың башка матбугат басмаларында да  иҗат җимешләрем дөнья күрә торды. Студент елларымда «Иделем акчарлагы», «Яз гүзәле» кебек республикакүләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый идем. Бу да иҗат итәргә этәргеч бирде.  Студент елларым Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә үтте. Чит республикада туган телдә аралашуны ничек сагынганымны белсәгез! Ул вакытта хәзерге кебек ТНВ-Планета каналы да юк, интернет та киң таралмаган, кәрәзле телефоннар да юк. Җирсүне басар өчен, татар телендә чыгучы «Яңарыш» газетасын эзләп таптым. Иҗат җимешләрем шул газетада  басылды, татар мәдәни хәрәкәтендә кайный башладым. 3 нче курста укыганда, Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Ирек Шәрипов «Минем Удмуртия» телеканалында татарча тапшырулар ачылуы хакында әйтеп, берсен миңа алып барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Ирек абый белән республикада яшәүче татарлар хакында «Безнең вакыт» тапшыруын алып бара башладык. Радиода «Манзара» тапшыруы да ачылды. Шул вакытта ук «Манзара»лы булганмын мин!

Соңгы курста укыганда, тележурналист Фәнзилә апа Салихова: «Казанда эшләргә кирәк сиңа», – дип, төпле киңәшен бирде. Шулай итеп, диплом алгач, Казанга юл тоттым. 2006 елда «Татарстан» радиосына эшкә урнаштым, 2012дә ТНВ каналына иртәнге тапшырулар алып барырга кастингка килдем. Сайлап алу турлары җиңел булмады, икенче килүемдә генә кастингны уздым.

– Ничек уйлыйсыз, телевизион журналистлар басма матбугатта эшләүче журналистлардан нәрсәсе белән аерыла?

– Алып баручы журналист күзлегеннән шуны әйтә алам: безнең тышкы кыяфәтебез дә үрнәк санала. Чәчең дә тиешенчә таралган, йөзең дә матур, сөйләмең дә камил булырга тиеш. Күз карашыбыз да кешедә уңай тәэсир калдырсын өчен тырышырга кирәк безгә. Камераны алдап булмый. Басма матбугатта эшләүчеләр дә зур эш башкара, чөнки алар язган һәр сүзе өчен җаваплы.

– Телевидениене вирус дип әйтергә ярата анда эшләүчеләр…

– Вирус кына түгел, ул тора-бара яшәү рәвешенә әйләнә. Телевидениедә эшләгәндә бар нәрсәне шул күзлектән карый башлыйсың. Мәсәлән, башка каналларны ачам икән, мин аларның нинди алым кулланганнарына, сюжетны ничек төшергәннәренә игътибар итәм. Хәтта фильм караганда да монтажга күз салам. Илдар абый Кыямов әйтмешли, күңелдәге «редактор»ны алып ату кыен ул.

– Эшегез сагындырамы?

– Әлегә сагынырга бик ирек бирмиләр. Әле тапшыруга чакыралар, әле сюжет яки материал әзерләп җибәрәм… Аннан соң кызыбыз Мәрьям дә «Шаян ТВ» телеканалында актив катнаша башлады. Аны съемкаларга әзерләү процессыннан үземә дә илһам алам. Хезмәттәшләрем белән дә гел элемтәдә торам.

– Эфир, төшерү вакытларында килеп чыккан берәр күңелле хәлне искә алыйк әле.

– Берзаман шулай туры эфир вакытында студиягә күгәрчен очып керде. Кунагыбыз җырчы Гөлдания апа Хәйруллина иде, аның минем соравыма җавап биргән вакытына туры килде бу хәл. Әле ярый, югалып калмады, күгәрченгә бер генә карап алды да сөйләвен дәвам итте. Уңга-сулга оча күгәрчен, аның туры эфирда эше юк бит! Тиз генә рекламага бүленеп, операторларыбыз күгәрченне урамга чыгарып җибәрде.

– Татар эстрадасында кемнәрне тыңлыйсыз?

– Һаман шул профессия үзенекен итә: концертта иң беренче режиссурага, сценарийга игътибар итәм. «Әһә, монысы бик яхшы алым булган, менә монысы булмаса да яраган икән», – дип бәяләп утырам. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Бәялим дип тә бармыйм югыйсә. Җырчыларны аерып әйтә алмыйм, мәгънәле, истә кала торган җырларны яратам. Ретро-җырлар күңелгә бик якын.

– Сезнең өчен гаилә беренче урындамы, карьерамы?

– Мин алтын урталык яклы. Гаилә – үз урынында, карьера – үз урынында.  Әти-әни кечкенәдән үк җаваплылык хисе тәрбияләде. Шуңа күрә эшкә дә, гаиләгә дә бертигез җаваплы карыйм. Әлбәттә, гаиләдә беренче чиратта мин – назлы әни, иремнең яраткан хатыны, гаилә учагын саклаучы. Ә эштә, эфир кешесе буларак, кайвакыт хисләрне йөгәнләргә, салкын акыл белән эш итәргә туры килә. Ләкин өйдәге Ландыш белән телевидениедәгесе әллә ни аерылмый  дип уйлыйм.

– Балаларыгызны нинди түгәрәкләргә йөртәсез?

Олы кызыбыз Таңсылу инде алты ел сәнгать мәктәбендә укый, бик матур итеп рәсемнәр ясый, шулай ук бию белән шөгыльләнә. Уртанчыбыз Мәрьям дә – бик иҗади бала. Шигырь сөйләү конкурсларында призлы урыннар яулый, биергә ярата. Төпчегебез Ильяс әлегә дөньяны өйрәнә.

– Яратып кулланган тормыш шигарегез бармы?

– Бу тормышта барысы да бумеранг законына буйсына. Иртәме-соңмы, барысы да әйләнеп кайта. Шуңа гел яхшы гамәлләр кылып, дөньяны яратып, яхшылыкка омтылып яшәргә кирәк!

 


Фикер өстәү