Яңа исем, яки Әдәбиятка кемнәр килә?

Язарга теләүче яшьләр күп, ә язу сыйфатлары ничек? Әдәбиятка егетләр киләме? Узган «Әдәби суд»тан кемнәр курка? Гомумән, татар әдәбияты киләчәге өчен борчылыргамы, сөенергәме?

Тиздән каләм тибрәтүче яшьләр өчен әдәби мәйдан булган «Яңа исем» иҗат лабораториясенең икенче сезоны башланачак. Узган сезон ничек тәмамланган да быелгысыннан ниләр көтәргә? Бу турыда без проектның авторы һәм кураторы, Татарстан китап нәшриятының медиа-продюсеры Гөлүсә ЗАКИРОВА белән сөйләштек.

Ышаныч

«Яңа исем» – башлап язучылар өчен әдәби мәктәп ул. Узган ел проектта 60лап яшь каләмче катнашкан.

– Остазлар белән тәүлек дәвамында элемтәдә булып, онлайн һәм җанлы аралашу, биремнәр үтәү, остаханәләр, каләм чарлау дәресләре, әдәби суд… Язарга теләгән һәм иҗат эшенә битараф булмаган 14 яшьтән 35 яшькәчә егет-кызлар өчен ул. Монда мәҗбүриләү юк, әмма ел азагына кадәр остаз киңәшләре белән яңа әсәр язарга кирәк булачак. Алар Татарстан китап нәшрияты әзерләгән җыентыкта һәм «Казан утлары» журналында урын алачак. Финалда бик яхшы әсәрләрдән торган театраль тамаша күрсәтеләчәк, һәм бик яхшы өч авторның китабы нәшер ителәчәк, – дип сөйләде безгә проект турында Гөлүсә Закирова.

«Яңа исем» иҗат лабораториясен Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» җәмгыяте оештыра. Татарстан Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылучы проектның узган елгы нәтиҗәләрен тагын бераз барласак, 60лап яшь каләмченең 15ләбе генә иҗади куәсен күрсәтергә вакыт таба алган.

– Алар белән 4 остаз шөгыльләнде: Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбүдәрова. Кемдер проза, кемдер шигърият өлкәсендә каләм чарлады. Әсәрләрне «Идел» журналында бастыра бардык. Остаханәләр видео форматта «YouTube» платформасына да куела барды. Аларны быелгы шәкертләр табып карый ала, – ди Гөлүсә Закирова.

Анда катнашкан, ахыргача биремнәр үтәгән егетләр-кызларда әдәбиятта җигелеп эшләү хисен күреп сөендек, ди ул.

Әйтик, Балтачтан Зөһрә Рамазанова «лабораториягә кадәр әсәрләремнең бер җирдә дә басылганы булмады, үзем өчен генә иҗат иткән идем, инде үз сүземне кыю әйтергә омтылыш барлыкка килде», – ди.

Зөһрәнең әсәрләре «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә» журналларында басылган инде. «Бәлки күңелләренә кергән әнә шул ышаныч хисе күпкә кыйммәтлерәктер дә», – ди Гөлүсә Закирова.

Кызлар кулында

Билгеле, яшь иҗатчылар янында кайнаучы кешедән әдәбиятка кемнәр күбрәк килүен сорамыйча кала алмадык.

– Әдәбиятка кызлар килү табигый. Лабораториядә егетләр дә юк түгел – әле менә 17 майда генә КФУның «Әллүки» берләшмәсенә йөрүче ике егет һәм ике кызга «Әдәби суд» үткәрдек. Үз эшеңне суд хөкеменә тапшыра алу  ул – егетләргә генә түгел, кызлар өчен дә зур батырлык, – ди Гөлүсә ханым.

Тәнкыйтьтән курыкмаулары яхшы, билгеле. Хәер, 14–15, хәтта 20–30 яшьлекләрдән даһи әсәрләр көтәргә кирәкмидер дә. Гөлүсә Закирова да, әйтик, проза язу өчен тәҗрибә кирәк дигән фикердә.

– Алар Мөхәммәт Мәһдиев кебек 30–40та да яза башларга мөмкин бит. Безнең бурыч  яшьләргә осталык мәктәбе булдыру. Теләгәннәр өчен файдалы киңәшләр бирү, терәк булу һәм әдәбиятта яңа исемне ишеттерергә ярдәм итү, – ди ул.

Ә язарга омтылышы булган яшьләр шактый икән. Ә менә язуның сыйфатына килгәндә…

– БДИ буынына бай сурәтләү чаралары белән камил әсәр тудыру өчен я даһи булып туарга, я остарырга да остарырга кирәк. Ә язарга өйрәткән әдәбият институтлары бармы? Татарча язган егет-кызларга кайда басылырга? Социаль челтәрләр белән генә чикләнергәме? Тиешле гонорар алып яшәрлек мөмкинлек булырмы? Сораулар күп. Ләкин язучы булу ул милләтнең җан авазын тоемлау дигән сүз дә. Ул – вазыйфа да. Ул – җаваплылык та. Мин төрле әдәби бәйгеләрдә жюрида бик теләп катнашам. Арада асылташлар да күренә. Безгә аларга кул биреп, үсәргә ярдәм итәргә генә кирәк, – ди Гөлүсә Закирова.

Быел яшьләр алты остаз белән эшләячәк: былтыргы сезон остазларына тагын ике язучы – Галимҗан Гыйльманов белән Рифат Сәлах өстәлгән. Әдәби мәктәп узарга теләгән һәркемгә май азагына кадәр теркәлергә генә кирәк.

 

 


Фикер өстәү