Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телефон аша төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанных Халк маслахаты (ил парламентының югары палатасы) Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән сөйләшкән. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гурбангулы Бердымухамедов Рөстәм Миңнехановка шалтыратып, Татарстан җитәкчелегенә Төрекмәнстан делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйткән һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумының югары дәрәҗәдә узганын җиткергән. “Әлеге чарада дәүләт, дин, эшлекле даирәләрдән күп кешенең катнашуы Россияне ислам илләре белән тоташтыручы Татарстанга карата кызыксыну артканын дәлилли”, – дигән ул.
Төрекмәнстанның Халк маслахаты Рәисе бу илдә Россия белән хезмәттәшлек кысасында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне югары бәяләгәннәрен һәм әлеге сәфәрнең Татарстан белән Төрекмәнстан хезмәттәшлеге үсеше тарихында әһәмиятле этап буласына ышанганын әйткән.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелегенә зур делегация белән килгәннәре һәм Russia Halal Expo халыкара күргәзмәсендә катнашканнары өчен рәхмәт белдергән.