Россиядә электрон тавыш бирү башланды

Россиядә «Единая Россия» партиясенең алдан тавыш бирү чарасында катнашучылар өчен электрон тавыш бирү башланды. Ул 26 майга кадәр PG.ER.RU. сайтында дәвам итәчәк. Тавыш бирүдә сайлау хокукына ия һәр татарстанлы катнаша ала. Сайлаучы шәхсән үзе өчен генә тавыш бирә ала, башкалар өчен тавыш бирү тыела. Ул үз тавышын бер кандидат өчен дә, берничә кеше өчен дә бирергә хокуклы. Нәтиҗәләр белән электрон тавыш бирү тәмамлангач кына танышып булачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда электрон тавыш бирүдә 312 кандидат катнаша. Шуларның 132се – бер мандатлы сайлау округлары буенча, 180е – бердәм сайлау округы буенча. Алар арасында махсус операциядә катнашучы 9 кандидат бар. Гаризаларның 25 проценты хатын-кызлардан кабул ителгән. Иң күп катнашучылар (109 кеше) – 31–40 яшьлек кандидатлар.


Фикер өстәү


9790