Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәттә булучыларның балаларына «Батыр» картасы бирелә. Ул балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм туклану чыгымнарын тулысынча каплый. Моннан тыш, мәктәп укучылары «Батыр» картасы белән барлык түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, бер өлкән кеше белән театр-музейларга бушлай йөри ала. Шулай ук укучылар өчен бушлай туклану каралган.
«Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов, хәрбиләрнең балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итү хокукы бирелүе турында сөйләгән. Алар арасында «Орленок», «Артек» һәм «Океан» лагерьлары бар. Бу хакта «Татар-информ» яза. Шулай ук алар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә чиратсыз керә ала, вузларда уку өчен махсус квоталарга ия була. Яраланган яки һәлак булган хәрбиләрнең балалары югары уку йортларына имтиханнарсыз керә ала.
Тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайты аша яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat