Татарстанның берничә районында урманнарга керү тыела. Әлеге чикләү урман участокларының зарарлы организмнарга каршы эшкәртелүенә бәйле. Ул Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Спас һәм Ютазы районнарында 21 көн дәвамында гамәлдә булачак.
Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы эшкәртүгә 10 көн кала районнардагы урманчыларга бу турыда хәбәр итәргә, эшкәртелә торган урын чикләрендә белдерүләр урнаштырырга тиеш. Моннан тыш, урман участоклары аша уза торган барлык юлларны ябу күз уңында тотыла. Район башлыклары исә җирле халыкка тиешле мәгълүматны җиткерергә, эчәргә яраклы су чыганакларын препаратлар эләгүдән саклау чараларын күрергә тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat