Бүген Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редактор-корректоры Лилия Илгизәр кызы Гатауллина вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр иткән.
«Безнең өчен зур югалту. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ул гомерен «Казан утлары»на багышлады. Кешелекле, ачык йөзле, ярдәмчел, күбебез өчен апа, әни кебек иде. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын», – диде Рөстәм Галиуллин.
Лилия Гатауллина – Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Казанның 1000 еллыгына медале иясе. Ул 1964 елгы, чыгышы белән Арча районы Яңа Кырлай авылыннан. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, 1989 елдан «Казан утлары» журналында эшләгән.
Мәрхүмәне озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat