Яңа уку елыннан мәктәпләрдә ир һәм хатын булу серләренә өйрәтәчәкләр

Ир һәм хатын булу, парлы гомер серләренә мәктәп бусагасыннан ук өйрәтмәкчеләр. Моның өчен мәктәп, техникум һәм көллиятләрдә яңа уку елыннан гаилә нигезләре дигән махсус дәрес укытыла башлаячак. Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты шундый яңалык әзерләгән.

Яңа закон проекты шактый шау-шу уятырга өлгергән инде. Проект авторлары, бу дәрес яшьләрне гаилә коруга җаваплы карарга өйрәтәчәк, дип ышандыра. Психологларның бер ише исә, бу дәрес имин булмаган гаиләдә үскән баланың психикасына тагын да зур зыян салырга мөмкин, дип кисәтә.

КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы Динара Хәмәтвәлиева исә бу фикер белән килешми. Мондый дәреснең программасы җентекләп өйрәнелгәннән соң гына кертелә, шуңа күрә анда баланың психикасына зыян сала торган әйберләр булмаска тиеш дигән фикердә ул.

– Дөрестән дә, төрле гаиләләр бар. Кемдер әти-әнисен югалту сәбәпле, тулы булмаган гаиләдә үсәргә мәҗбүр, кемнеңдер әти-әнисе аерылган булырга мөмкин. Әмма бу андый гаиләдә үскән бала башкалардан аерыла дигән сүз түгел. Бу бары тик мөмкин булган гаиләләрнең бер төре генә. Шуңа күрә гаиләгә багышланган дәрес баланың психикасына зыян салыр дип тә куркасы юк, – ди психолог. – Ул дәрестә дә идеаль гаилә түгел, ә төрле гаиләләр, аларның һәркайсында төрле традицияләр булу турында сөйләнәчәк бит. Гаилә системасын төптән аңлау бик күпләрне иртә гаилә корудан саклап калыр иде. Яңа дәрестә иң беренче чиратта кешегә гаиләнең ни өчен кирәк булуы аңлатылсын иде. Яшьләрне бу адымга җитдиерәк карарга этәрер иде ул.

(акцент) «Синергия» университетының аналитика үзәге бу уңайдан махсус тикшеренү уздырган. Аның барышында респондентларның яртысы диярлек (47 процент) гаилә нигезләре дигән яңа фән укытыла башлауны хуплавын әйткән. 19 проценты исә бу яңалыкка каршы булуын белдергән. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге яңа фәнне психологлар (53 процент) укытырга тиеш дип саный. Бу җаваплы вазыйфаны сексологларга (26 процент), тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучыларына (15 процент) йөкләргә кирәк диючеләр дә бар.

Россиянең Мәгърифәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, дәресләр программасына шактый материал тупланган инде. Анда, иң беренче чиратта, укучыларга гаиләнең нигә кирәк булуы, гаиләне берләштерүче шөгыльләр турында сөйләнәчәк. Моннан тыш үз парыңны ничек табу, баланы артык иркә итеп үстермәү серләре, гаилә бюджетына кагылышлы киңәшләр дә биреләчәк, ди белгечләр.

Әлегә яңа дәресне кайсы фән мөгаллиме укытачагы билгесез. Проект авторлары бу эшне тарих укытучылары җилкәсенә тапшырмакчы. Укытучылар исә гаилә нигезләренә психологлар, һич югы җәмгыять белеме укытучылар өйрәтергә тиеш дип саный.

Ни гаҗәп, Мамадыш районының Усали урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Лидия Пасыеваның гаилә нигезләре фәнен укытканы бар икән инде. Бу фән турында аннан да яхшырак белүче юк.

– Бу безнең өчен яңалык түгел инде. Атнага бер дәрес булып, берничә ел 10 нчы сыйныфта укытылды ул. Соңгы бер-ике елда бетеп торды, менә тагын кертмәкчеләр инде. Ил буенча статистика мәгълүматлары сөендерми бит. Аерылышучылар саны елдан-ел арта, никахсыз яшәү модада… Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән бала да ятим инде ул. Азмы-күпме гаилә нигезләре өйрәнелсә, яхшы якка үзгәрмәсме дип өметләнәдер инде югарыдагылар, – ди Лидия ханым.

Тәҗрибәле укытучы үзе бу өметләрнең акланачагына шикләнеп карый. Дәресләрдәге теория чынбарлыктан шактый ерак дигән фикердә ул.

– Әйе, гаилә нигезләре дәресендә бәхәсле очракларны хәл итү юллары да өйрәтелә. Әмма бу гына аз. Парлар уртак бер фикергә килеп, гаиләне саклап кала алса ярый да. Үрнәк, матур гаиләләребез дә күп бит тормышта. Алар бит мәктәп партасыннан гаилә нигезләре дәресләре фәнен яхшы үзләштергәнгә генә яхшы яшәми. Гаилә тормышына начар гадәтләр үтеп кереп, аңлашу урынына түзеп яшәргә калса, монда инде ныклы гаилә турында сүз була алмый. Андый чакта гаиләне саклап калуда мәктәптә укытылган махсус дәрестә алган белемнәр генә булышыр микән? – ди Лидия Пасыева.

Мәктәпләрдә гаилә нигезләре дигән яңа фән кирәкме?       

Фирая Сабирова, Татарстанның баш репродуктологы:

– Бу – бик кирәкле фән. Анда баланы, иң беренче чиратта, булачак әти-әни буларак тәрбияләүгә зур игътибар бирелергә тиеш. Әлеге дәресне балаларга гына түгел, аларның ата-аналарына укытсаң да артык булмас. Тулы, имин булмаган гаиләдә үскән баланың психикасына зыян килер дип тә куркасы юк. Әлеге дәрес, киресенчә, аларга башка төрле үрнәк гаиләләр барлыгын да күрсәтергә, аларда киләчәктә шундый гаилә төзисе килү теләге уятырга тиеш. Әмма моның өчен бу дәресне махсус әзерлек узган укытучы яки психологлар укытырга тиеш. Гаилә нигезләре дәресләрендә репродуктив сәламәтлек мәсьәләләренә дә зур урын бирелсен иде. Бу дәресләргә медицина хезмәткәрләре чакырылса да артык булмас.

Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Моңа охшаш дәрес СССР заманында ук бар иде инде. Ул «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе» дип аталды. Анда нәкъ менә гаилә кыйммәтләренә, мөнәсәбәтләр төзү асылына зур игътибар бирелә иде. Бу фән мәктәпләргә бүген дә кирәк. Шундый махсус дәрес ярдәмендә тәрбияләмәсәң, балага гаилә кыйммәтләрен шул ук интернет, җиңел холыклы блогер яки башка «белгеч»ләр сеңдерәчәк. Әмма бу тәрбия иң беренче чиратта әти-әни үрнәгеннән башланырга тиеш.

Алсу Сафина, хисапчы (Казан):

– Безнең өчен бик авыр тема инде бу. Биш ел элек ирем фаҗигале төстә вафат булды. Ике бала белән ялгыз калдым. Бернигә дә мохтаҗлык кичермиләр, балаларымны ким-хур итмәс өчен барысын да эшлим. Әмма әтиле гаиләләрне күргән саен кәефләре төшә. Бу хакта махсус дәрестә дә сөйли башласалар, балаларыма икеләтә авыр булыр дип куркам. Шуңа күрә мәктәптә мондый фән укыта башлауларына каршы мин.


Фикер өстәү