Бу язманың сүз башы кабинетта янәшәдә утырган Риман абый Гыйлемхановка барып тоташа. Ял көннәрендә дачасына барып кайткан. Тузганак чәчәк аткан вакыт бит инде. Шуны шаккатып сөйләп утыра.
Җәй көне дә «чүп» эчеп утырма…
– Дару үләннәренең бер кадерен белмибез инде без. Кичә укып утырдым әле. Италиядә тузганакны плантацияләрдә үстерәләр икән. Әллә нинди авырулардан файдасы бар, дип сөйләделәр. Без нигә кулланмыйбыздыр шуны? – ди бу. – Нишләп алай дип әйтәсең, Риман абый. Күп кеше файдаланып калырга ашыга аннан. Срогы бер ай тирәсе генә бит. Менә, мәсәлән, мин төнәтмәсен эчәм, – дим. Шуннан тарихын сөйләп киттем.
– Тузганак чәчәк атканнан бирле интернетта бер видео йөри башлады бит. Сиңа да җибәргәннәрдер инде. Организмны чистарту максатыннан, көнгә өч тапкыр чәй ясап эчәргә, диелгән. Бер авырлыгы юк аның. Ашар алдыннан гына бер стаканга биш чәчәк хисабыннан башларын гына өзеп керәсең дә төнәтмә ясыйсың. Ике кара карлыган яфрагын кушсаң да ярый. Бигрәк тә тәмле була. Башта мин дә видеога игътибар итмәгән идем. Шуннан берсе: «Күтәрелеп китәргә иренеп утырма. Бакчаңа чык та биш тузганак чәчәге, ике карлыган яфрагы өзеп кер. Тәмле чәй ясап эч. Җәй көне дә «чүп» эчеп утырасың», – дип язып куйган. Миңа атап әйтелгән диярсең. Укуым булды, сикереп торып, бакчага чыгып киттем. Бигрәк тә «чүп» дигәне тәэсир итте булса кирәк. «Күтәрелеп китәргә» дигәне дә башкачарак, үтемлерәк итеп язылган иде…
Дөрес, яңа гына өзеп алган чәчәктән бу чәйне ике-өч атна рәттән я бакчада, я авылда яшәгән кеше генә эчә ала. Әмма теләк булса, барыбер җаен табарга була инде.
Кемгә чүп үлән, кемгә…
Тузганакны без, гадәттә, чүп үлән дип кенә кабул итәргә өйрәнгән. Яз җитүгә, үҗәтләнә-үҗәтләнә тамырлары белән бергә юк итәргә маташабыз. Баксаң, тамыры тирәндәрәк калган саен, күбрәк ботаклы, ныграк булып чыга икән әле ул. Ә тамырын өзеп бетерәм димә. Димәк, кәтмән тотып, актарынып йөрүнең бернинди файдасы юк дигән сүз. Монда, әлбәттә инде, түтәлләрдә, төрле культуралы үсемлекләр үскән басулардагы тузганак турында сүз бармый. Монысы – авыл хуҗалыгы белгечләре эше. Ә бакча, күзләрне иркәләп, бер ай буе «сары кояш»ка күмелеп утыра. Тип-тигез газон ясарга тырышучыларга гына комачаулый ул. Андыйларга да белгечләр киңәшен тотарга туры килә. Ә болай бакчадагы үләнне барыбер чабабыз бит. Орлыкка әйләнеп, тузып утырганын көтмәсәк тә була.
Җир шарының теләсә кайсы почмагында «кадерле кунак» икән ул тузганак. «Татарика» энциклопедиясендә язылганча, тузганакның 1000нән артык төре билгеле, Евразия, Америка, Австралия, Төньяк Африкада киң таралган. Татарстан территориясендә 25 төре бар.
Кара орлыклы тузганак, карасу тузганак, пумаласыман тузганак һәм башкалар фәнни юнәлешләрдә һәм халык медицинасында файдаланыла. Бу җәһәттән социаль челтәрләрдә ниләр генә тәкъдим итмиләр.
Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.
Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.
Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.
Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, артык тазалыктан, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм шуны көнгә берничә тапкыр эчегез.
Әлбәттә инде, табиб белән дә киңәшләшү кирәк булыр.
Танышым күп еллар кулланган тагын бер ысулны да язып үтәм. Монысын инде сыналган дип тә әйтергә мөмкин. Ул тузганак чәчәкләрен пыяла банкага тутыра да өстенә аракы сала. Караңгы урында төнәтә. «Аякларымны кая куярга белмим» (русча әйткәндә, синдром неспокойных ног), – диючеләргә менә дигән дару икән бу. Бигрәк тә салкын, кышкы кичләрдә шул төнәтмә белән ышкып җибәрсәң, борчылуның эзе дә калмый, ди.
Тузганаклар тузганчы, әйдәгез, без дә файдаланып, дәваланып калырга ашыгыйк.
Ишеткәнегез бармы?
*Тузганак һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.
*Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырыннан эчемлек ясап эчкән. Ул тәме белән кофега охшаган.
*Италиядә рестораннарда тузганактан төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге «сары кояш» белән сату итәләр.
*Тузганакның орлыклары 100 чакрым арага очып барырга сәләтле.
*АКШның Огайо штатында май аеның беренче шимбәсендә Тузганак көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр өс-башларын тузганаклар белән бизиләр һәм чәчәкләрдән әзерләнгән тәм-томнардан авыз итәләр.
*Бельгиянең Ои шәһәрендә тузганак чәчәкләреннән сыра әзерлиләр.
*Кавказда – куе кызыл, Тянь-Шаньда аксыл шәмәхә төстәге тузганаклар бар.
(Мәгълүмат интернет битләреннән алынды)
Укучыларыбыздан килгән рецептлар
Салат
Моның өчен тузганакның яшь яфраклары, шулай ук сары чәчәкләре кулланыла.
Кирәк: тузганак яфраклары, кычыткан яфраклары, берничә редиска тамыры, өч суган кыягы, өч сарымсак кыягы, ике-өч карлыган яфрагы, укроп, петрушка, ике аш кашыгы зәйтүн мае, бер аш кашыгы лимон согы, бер чәй кашыгы аш серкәсе, тәменчә тоз.
Башта кычыткан, тузганак, карлыган яфракларын турыйбыз. Сарымсак һәм яшел суган кыякларын ваклыйбыз. Укроп һәм петрушканы турагач, барысын да бергә туглыйбыз.
Соус өчен май һәм лимон согы сибәргә кирәк. Аш серкәсе өстәргә һәм табынга куярга.
Кайнатма
Кирәк: дүрт йөз грамм тузганак бутоны, ике стакан су, җиде стакан шикәр.
Чәчәкләрне юарга, су тутырырга һәм утка куярга. Ике минут кайнатып алырга. Аннан соң шикәр салырга да, утка куеп, кайнатырга. Җиде минут кайнаткач, чиста банкларга салырга һәм капкач ябарга.
Кофе
Тузганакның тамырыннан кофе кебек эчемлек ясыйлар. Ул ачы вә кара төстә. Бик файдалы, чөнки ашкайнату, бавыр һәм бөер эшчәнлеген яхшырта. Тузганакның тамырын инулин, алмашу процессларына тәэсир итүче һәм шикәр диабетыннан җәфа чигүчеләр өчен бик файдалы матдә өчен бәялиләр.
Эчемлекне кайнату өчен, тамырлар көз көне яки май аенда чәчәк атканчы җыела. Моның өчен 3–5 тамыр тузганак, 1 стакан су, тәменчә шикәр, сөт кирәк.
Тамырларны җентекләп юарга һәм духовкада киптерергә. Аларны зур булмаган кисәкләргә бүләргә дә соры төскә кергәнче коры табада кыздырырга. Кофе ваклагычта ваклагач, барлыкка килгән порошокны су салып кайнатырга, кайнап чыккач, 15 минут тотарга кирәк. Тәменчә сөт һәм шикәр өстәргә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat