Рөстәм Миңнехановка Алабуга һәм Чистайда шәһәр төзлеше проектларын тәкъдим иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Хөкүмәт Йортында узган утырышта Алабуга һәм Чистайның тарихи торак пунктларының шәһәр төзелеше документларын, шулай ук Чистайда, Свияжскта һәм Казанда төзеләчәк яңа проектларны тәкъдим иттеләр.

Проектны эшләүчеләр, Казан федераль университеты хезмәткәрләре Марсель Искәндәров һәм Наилә Хафизова Алабуганың тарихи торак пунктын тотрыклы үстерү концепциясен тәкъдим итте. Аерым алганда, Алабуганың архитектура-пространство үзенчәлеген саклау һәм үстерү бизнес һәм мәдәни инициативаларны берләштерү нигезендә мөмкин, алар өчен әйләнә-тирәең тарихи охшашлыгы уңышның нигезе булып тора.

Чистай шәһәренең тарихи торак пунктын тотрыклы үстерү концепциясен КДАТУ Архитектура-реставрация тикшеренүләре үзәге директоры Светлана Персова һәм «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын оештыручы Мария Леонтьева тәкъдим итте. Төп бурыч – шәһәр үзәгенә җан өрү, анда икътисадны кайтару. Төзүчеләр билгеләп үткәнчә, Чистай шәһәренең тәкъдим ителгән чикләре – 620 га территория. Шәһәрнең өстенлекләре арасында, тарихи планлаштыру структурасы белән берлектә, кыйммәтле ландшафт, архитектура-шәһәр төзелеше мирасының бөтенлеге, шәһәрнең тарихи тотрыклы төзелешләрен саклау, мәгарифнең җитештерү белән бәйләнешен саклау, шулай ук туристларны җәлеп итүне арттыру (2021 ел күрсәткеченә карата туристларның 52%) бар.

Моннан тыш, Чистайның үсеш ноктасы буларак мәгариф һәм җитештерү бәйләнеше, алдынгы инженерлык мәктәбе, сәүдә-гастрономия кварталы концепциясе тәкъдим ителде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ике тарихи торак пунктта да зур эш башкарылган. «Без моңа кадәр мондый тикшеренүләр үткәрмәдек. Бу территорияләрдә нәрсә эшләячәгебезне белү өчен тарихи торак пунктларның чикләрен билгеләү мөһим», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чистай шәһәрен, шул исәптән аның туристик өлешен үстерү буенча активрак эшләргә кушты. Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, әлегә Чистайда су транспортын сайлаган туристларны каршы алу өчен суднолар өчен причал төзелмәгән. Бу шулай ук шәһәргә туристлар агымын чикли.

Чистай районы Башкарма комитетының архитектура бүлеге башлыгы Андрей Шумилов Чистайның төньяк өлешендә Маркин урамындагы 12 номерлы кунакханә төзелешенең эскиз проектын тәкъдим итте. Проект расланмаган. Проектны соңрак, аны камилләштерүне исәпкә алып, тагын бер тапкыр карарга карар иттеләр. «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының баш архитекторы, берничә проект авторы Павел Тиняев причал корылмасын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов, музей экспонаты урнашкан урын буларак, елга ярындагы территорияне карарга тәкъдим итте.
Ахырда Татарстан Рәисе Чистай һәм Алабугага эш сәфәрен планлаштырырга кушты – шунда килеш кайбер проектлар белән танышу, шулай ук Чистай һәм Алабуга шәһәрләренең тарихи торак пунктларын тотрыклы үстерү концепцияләрен өйрәнү өчен.


Фикер өстәү