Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән котлады

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне Россия тарихы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу вакыйга аның күп конфессияле дәүләт буларак оешуына зур йогынты ясаган, бердәм һәм тату күпмилләтле халыкның формалашуында мөһим роль уйнаган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында вице-премьер Марат Хөснуллин дип хәбәр итә Татар-информ.

«Барлык мөселманнарны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән котлыйм! Бу вакыйга Туган илебез тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Ул аның күп конфессияле дәүләт буларак оешуына зур йогынты ясаган, бердәм һәм тату күпмилләтле Россия халыкының формалашуында мөһим роль уйнаган. Һәм бу бердәмлек барыбызга да кирәк. Бигрәк тә бүген, замана сынаулары белән очрашкан чакта», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Хөснуллин искәрткәнчә, күптән түгел генә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Аны бәйрәм итү өчен зур чаралар планы төзелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән котлады.

Татарстанда Ислам динен рәсми кабул итү көне ел саен 21 майда билгеләп үтелә. Бу көнне 922 елда Идел буе болгарлары Исламны дәүләт дине буларак кабул итә. Истәлекле дата 2010 елда билгеләнә.

2021 елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү турында боерык имзалады. Искәртик, юбилей 2022 елда зурлап билгеләп үтелде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү