Көнчыгышка борылыш: «KazanForum – 2024» ниләр белән истә калды?

87 чит ил, 120 килешү, 20 меңнән артык катнашучы. Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» XV Халыкара икътисадый җыены узды. Форум тәмам, эш дәвам итә. Шунысы хак: Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Иң мөһиме: бер-береңне хөрмәт итү, ышаныч һәм ике як өчен дә отышлы булган хезмәттәшлекне үстерүгә омтылыш бар. Быелгы «KazanForum» моны тагын бер кат раслады.

Җыенның пленар утырышында ислам финанслары һәм транспорт логистикасы турында сөйләштеләр. Һәр ике юнәлеш буенча да шактый алга китеш бар инде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ислам илләре  Россиягә теләктәшлек белдерә.

– «KazanForum» – аралашу өчен яхшы мәйдан. Ике арада ихлас мөнәсәбәтләр урнашты, – диде ул.

Ә форумның бу кадәр зур дәрәҗәдә узуы – Көнбатышның Россияне изоляцияләргә омтылышының уңышсыз булуын күрсәтте, диделәр утырышта. Алга китеп булса да әйтик, пленар утырышны алып барган чит ил журналисты Рөстәм Миңнехановтан форумның киләчәге турында да кызыксынды. «Аллаһы Тәгалә нәрсә бирә инде. Без сорыйбыз. Барысы да сау-сәламәт булсын, мөнәсәбәтләр яхшы булсын дип телибез», – диде Татарстан Рәисе уенын-чынын бергә кушып. Татарстанда узучы форумның аякта нык асып торучы халыкара мәйдан булуына беркемнең дә шиге юк.

Былтыр Россия Президенты Владимир Путин «KazanForum»га федераль статус бирде. Моның нәтиҗәсе буларак, җыенда катнашучылар саны бермә-бер артты.  

– Казанда инде ничәнче ел Россия белән Ислам илләре арасында элемтәләрне яхшыртырга ярдәм итүче халыкара форум уза, – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук. – Билгеле булганча, бүген икътисадый активлыкның көче Көнбатыштан Көнчыгышка һәм Көньякка, Глобаль Көньякка, дөньяның күпчелек илләренә таба күчте. Аларның күбесе – мөселман илләре.

Аның әйтүенчә, Россия дөньяның күпчелек илләре белән элемтәләрне ныгытуга йөз тоткан сәясәт алып бара.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында товар әйләнеше 31 процентка арткан. «Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче кайбер илләре арасында туристлар алмашы берничә тапкыр артты. Гомумән алганда, ике арада товар әйләнеше 31 процентка үсте», – диде ул. Аерым алганда, узган ел көньяк-көнчыгышка илтүче М12 юлы кулланышка тапшырылуын, Казахстан, Төрекмәнстан, Иран кебек илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүебезне ассызыклады Марат Хөснуллин.

Оман Солтанлыгының икътисад министры Сәид Бән Мөхәммәт Әл-Сакри сүзләренә караганда, «Төньяк – Көньяк» коридоры хезмәттәшлекне киңәйтергә дә булышачак. «Транспорт коридорлары булдыру турында килешүләр имзалау, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» коридоры – бик әһәмиятле проектлар, алар илләр арасында хезмәттәшлек һәм инвестицияләр чикләрен киңәйтергә булышачак», – диде чит ил кунагы. Аның әйтүенчә, әлеге проектлар дәвамлы да булачак. «Аларны яңа проектлар – инде тормышка ашырылганнары һәм киләчәктә тормышка ашырыла торганнары белән дә бәйләү мөмкинлеге бар», – диде ул һәм алга таба да бергәләп эшләү өчен тиешле җирлек булуын ассызыклады.

Бу эштә Татарстанның да өлеше зур. Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Могамедсәлим Магомедов әйтүенчә, Татарстан – илкүләм сәясәтне тормышка ашыруның ачык мисалы.

– Безнең илдә дин иреге өчен бөтен шартлар да тудырылган. Татарстан – дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның ачык мисалы. Монда төрле милләт һәм дин кешеләренең үзләрен ирекле, бердәм халык итеп хис итүләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу – республика җитәкчелегенең зур казанышы, – диде ул.

Аның әйтүенчә, Россия башка илләр белән сөйләшүләр өчен ачык. «Без сөйләшүләргә һәрвакыт ачык. Ислам илләре белән мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт һәм илкүләм мәнфәгатьләр нигезендә корыла», – диде Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары. Россиянең күпмилләтле һәм күп динле булуын да искәртте ул. «Без – күпмилләтле һәм күп динле ил. Россияне ислам иле дип тә атарга мөмкин. Иң мөһиме – милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулык булырга тиеш», – диде Могамедсәлим Магомедов.

Марат ХӨСНУЛЛИН, Россия вице-премьеры:

– Россия Ислам илләрендәге хезмәттәшләренә тагын да якынайды. Быелгы Халыкара җыенда 20 меңнән артык кеше катнашты. Бу – узган елга караганда да күбрәк. Казанга дөньяның 87 иленнән килделәр. «KazanForum»да бөтен гарәп дөньясы тәкъдим ителде. Алар өчен көн кадагындагы сорау – «Төньяк – Көньяк» коридоры кайчан эшли башлый һәм моның өчен нишләргә кирәк. Әлеге проектка барысы да ышана. Әлеге юнәлешләрне үстерергә һәм бер транспорттан икенчесенә тиз арада күчеп утыруыңны тәэмин итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә Татарстан мөһим урын алып тора. Республика аша агучы Идел елгасы әлеге канал өчен төп транспорт каналларының берсе булырга тиеш. Форумда бик яхшы төбәк күргәзмәсе, пешекчеләр турниры эшләде. Һәр мөселман иле үз аш-суларын тәкъдим итте. Мәдәни программа бик яхшы иде. Шәхсән миңа барысы да ошады.

«KazanForum – 2024» – саннарда:

20495 мең катнашучы

6 көн

87 чит ил

87 ил төбәге

885 спикер

151 эшлекле очрашу

870 массакүләм матбугат чарасы вәкиле

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү