«Kazan Halal Market»та 25 миллион сумлык товар сатылган

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икъдисадый форумы кысасында «Казан» агросәнәгать паркында узган хәләл ярминкәдә 25 миллион сумлык товар сатылган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында «KazanForum-2024» йомгакларына багышланган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов әйтте.

«14-19 майда «Казан» агросәнәгать паркында узган хәләл ярминкәдә 25 миллион сумлык товар сатылган», – диде Рөстәм Гайнуллов.

Аның әйтүенчә, былтыр әлеге сан 20 миллион сум тәшкил иткән.

«Быел хәләл ярминкәдә Россия һәм сигез чит илдән 489 компания катнашты», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү