«Ватаным Татарстан» редакциясе Матбугат көне уңаеннан «Сәламәтлек тукталышы» оештырды

Бүген Казанның Декабристлар урамында урнашкан «Татмедиа» бинасы янында Татарстан Матбугаты көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. «Ватаным Татарстан» редакциясе биредә «Сәламәтлек тукталышы» оештырды.

Редакция чатырында укучыларыбыз белән очрашулар уза. Алар газетабыз яңалыклары белән дә таныша, табиблардан киңәш тә ала. «Ватаным Татарстан» газетасы, республика сәламәтлек үзәге белән берлектә «Сәламәтлек тукталышы»н оештырды. Бу бик мөһим дип саныйбыз, чөнки акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Һәм көндәлек эшчәнлектә без бу темага зур игътибар бирәбез. Бүген безгә профилактика үзәге белгечләре кушылды. Кан бирергә, шикәр һәм холестерин кебек мөһим күрсәткечләрне белергә мөмкин. Аннан соң терапевт консультациясен, туклану консультациясен алырга мөмкин. Терапевт, психотерапевт, нутрициолог эшли», – ди «ВТ»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Кыскасы, редакция чатыры янында кеше өзелми. Чаралар көн буе дәвам итеп, кичә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсы лауреатларын бүләкләү белән тәмамланачак.


Фикер өстәү