Мин – Ахмакларныкы! «ВТ» журналисты кушаматлы авылларны барлады

Элегрәк авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас, бары тик аларга гына туры килеп торган кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер бер дәрәҗә, истәлек шикелле сакланып килгән. Хәзер алар күпчелек татар авылларында сакланып калмаса да, ара-тирә ишетелгәли. Ә менә керәшен, удмуртлар яшәгән авылларда әле дә булса күзәтелә, йорт саен ишетелә.

Керәшеннәрдә исемне үзгәртеп әйтү киң таралган. Кукмара районының Югары Чура авылы зур булганлыктан, бер исемдәге кешеләр дә күп. Бу вакытта кушаматлар ярдәмгә килә дә инде, ди авыл халкы.

– «Кушаматсыз нинди керәшен инде ул?!» – дип әйтергә ярата алар. Авылда үзенә генә хас кушаматлы булган гаиләләр дә күп. Буыннан буынга килеп, истәлек булып сакланып килә торганнары да байтак. Кайберләре сөйләм буенча, кайберләре әби-бабайлары исеменнән килә. Кайберләрендә нәселнең үткәне дә чагыла. Кешегә кушамат белән эндәшү бик әдәпле булмаса да, авылыбызда берәү дә беркемгә үпкәләми, ачу сакламый. Бу гадәти хәл дип кабул ителә, – ди Галина Азина.

Аның әйтүенчә, кайберәүләр исемне үзгәртеп әйтүдән кушаматлы да булып калганнар. Ирина – Үринәләр, Дарья – Дарҗалар, Домна – Думыйлар, Варвара – Барыйлар, Егор – Җәгүрләр, Степан – Чтапаннар, Павел – Пауыйлар, Яков – Якүшләр, мәсәлән… Кайберләре фамилиядән килеп чыкканнар: Антипов – Әнтепәләр, Афанасьев – Апанаслар, Азин – Аҗалар, Козлов – Кәҗәләр, Агачев – Агачлар, Карпов – Кәрпиләр, Тукеев – Тукыйлар, Пржаков – Пржаковлар, Романов – Романнар, Сапаркин – Сәпәрләр.

– Аннан Патиналар дигәне бар. Анысы да борынгы бабаларыннан ук калган. Малайлар машиналы уйнаганда аны гел «патина» дип әйтә торган булган. Шуннан Патина кушаматлы булып калганнар, – ди Галина Азина.

Югары Чура авылында Ахмак кушаматлы нәсел дә бар.

– Безнең кушамат бабайдан калган, – ди Анатолий Леонтьев. – Бабай 1 нче сыйныфта укыганда сорауга җавап бирә алмагач, укытучы аңа «Ахмак» дигән. Шуннан нәселләренә ябышып калган да инде. Ләкин безнең бабай – сугышта катнашкан, ике тапкыр яраланган, командир булган кеше. Бу исемгә ачуланмыйбыз, әле алга таба да яшәсен иде, дип телибез. Оныгымнан: «Син кемнәрнеке?» – дип сорагач, «Ахмакларныкы!» – дип җавап бирә. Хәзер бу кушамат бераз үзгәрде, миңа хәзер «Акыллы ахмак» дип эндәшәләр.

Аю, Төлке, Бүре, Каз – алары мәҗүси диненнән калган булырга тиеш, ди авыл халкы.

– Кемдер үзенең нәсел башын хайваннарга бәйли. Кемгәдер теге яки бу кушамат шөгыленә бәйле тагылып калган. Әйтик, Иван агай бик яхшы тегүче иде. Аның «Зингер» машинасы бар иде. Җәнлек тиреләреннән туннар теккәнгә күрә, Төлкеләр дип йөртәләр иде үзләрен, – ди Галина Азина.

Кушамат белән эндәшү күренеше керәшеннәрдә ешрак булса да, татар авылларында да сакланып калган. Әйтик, Питрәч районының Шәле авылында кушаматлар арасында иң популяры Мүки икән. Аннары Чегән, Кәллә, Ярка, Кәтик, Куян, Тукран, Хәйри, Әпәш, Апул, Пашка, Нәҗми, Мирза, Чапай. Халык әйтүенчә, күпчелек кушаматларның килеп чыгышы билгеле дә түгел яисә тарихлары онытылган. Әйтик, Әпәким, Биржи, Чәбети, Үлмәс, Әптер, Сак-Сок, Дурумбай, Букут, Жукуп, Юнкер, Бульши, Әлми, Гыйбаш, Күтсез, Чимай, Патша, Жукуп, Чебеш, Эскадрон, Минтай, Шики.

Кече Елга авылында исә Бака, Ашыгыч, Куян, Пырмаз, Гата, Бусмын, Барабан, Чутамый, Кашан, Чәмеш дигәннәре дә очраштыра.

 Ә сездә кушамат белән эндәшү бармы?

Тәнзилә Галимуллина (Балтач районының Нөнәгәр авылы):

– Бездә кушамат белән әйтү бик күп. Авылга кайткан саен кушамат белән тезеп сөйләшәләр. Ялгыш исем белән әйтсәләр, «Кем соң ул?» – дип сорап куярга да мөмкинмен. Кушамат белән әйтсәләр генә беләм. Безнең авылда Карбыз, Кәбестә, Пычкы, Карга, Бүре, Кыскач, Соры корт, Адидас, Чапай, Үрдәк, Бозау, Сыерчыклар бар. Дөресен генә әйткәндә, санап китсәң, бер хайван, бер кош, бер ризык калмый.

Тәзкирә Низамиева (Мөслим районының Вәрәшбаш авылы):

– Авыл җирендә һәр кешенең диярлек кушаматы бар. Бу бик үк әдәпле гамәл булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер – анысы хәзер билгесез. Шунысы бәхәссез: аларда халкыбызның үткәне чагыла. Авылда Чәүкә, Шүкә, Борчак, Бай, Карпыч, Сакчыл, Кырау, Бүре, Чемети, Пычак, Тегүче, Уткапкан кебек кушаматлар бар. Хәбибулла исемдәге кешеләр авылда өчәү булган. Берсе түбән очта, икесе югары очта. Түбән очтагысын коңгырт йөзле булган өчен Кара Хәбибулла дип, югары очтагыларын Торна һәм Чәүкә дип атаганнар. Озын буйлысының Торна кушаматы баласына да күчкән, мәсәлән, Торна Әбүзәре. Чәүкә кушаматы да улына калган. 1955–1957 елларда колхоз басуларына квадрат-оялап кукуруз чәчә башладылар. Махсус эш коралы белән башта басуга квадрат ясап чыгалар. Шул квадратларга кул белән 1–2 орлык күмдерәләр. Бу эшкә мәктәп балаларын тарталар. Балалар кайтып китүгә, басуга карга – чәүкә ябырыла. Бригадир ярдәмчесе Хәмәт абый басуга каравылчылар куя, алар карга-чәүкәләрне куып торалар. Кошларны куркыту өчен төрле җайланмалар, карачкылар куялар. Шушы эшләр белән җитәкчелек иткәнгә, Хәмәт абыйга Чәүкә кушаматы ябышып кала.

Диләрә Әхмәтшина (Менделеевск районының Турай авылы):

– Бездә Кадрә, Чамый, Куян, Кәҗә, Боҗый, Бүре, Кумак кебек кушаматлар бар.

 


Фикер өстәү