«KazanForum»га сигез тапкыр киберһөҗүм ясалган

14-19 майда узган «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икъдисадый форумы вакытында җыенның рәсми сайтына сигез тапкыр киберһөҗүм ясаганнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында форум нәтиҗәләренә багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

«Әйтергә кирәк, форум барышында куркынычсызлыкны тәэмин итүче хезмәтләр бик яхшы эшләде. Бернинди дә көтелмәгән хәл килеп чыкмады. Югыйсә, төрле юнәлештәге омтылышлар булды. Форумның рәсми сайтына сигез тапкыр һөҗүм иттеләр. Без аларның барысын да уңышлы рәвештә кире кактык», – диде Талия Миңнуллина.

Ул Халыкара икътисадый җыенның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт җиткерде.


Фикер өстәү