Риман Гыйлемханов: «Журналистика — гомерлек чирем»

«Ватаным Татарстан» журналисты Риман Гыйлемханов «Бәллүр каләм» бәйгесенең гран-при иясе булды. Аңа бәйрәмнең төп бүләге – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» машинасы ачкычлары тапшырылды.

Хезмәттәшебез хисләрен яшерен калдыра алмады. «Олыгайган саен күңел йомшара икән ул. Югалып калдым, дөресен әйткәндә. Бер уйлаганда, күпме гомер үтелгән, шул ук вакытта яңа гына эшли башлаган кебек. Мин гомергә иҗат кешесенә сокланып яшәдем. Журналистика — минем гомерлек чирем ул. Һәм ул чирдән котылмасам иде», — диде ул.

Риман Гыйлемханов журналистикада инде ярты гасыр эшли. «1974 елда телевидениедә балалар редакциясендә эшли башлаган идем. Олыгайгач, фикерем ачылып җитмәс, дип, газетага күчтем», — ди хезмәттәшебез.

«ВТ» редакциясе Риман Гыйлемхановны әлеге зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итә!


Фикер өстәү