Олы юлның сынавы. Чыгарылыш укучылары өчен «урак өсте» башланды

24–25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ә тагын дүрт көннән 11 нче сыйныф укучыларын беренче имтихан – рус теленнән сынау көтә. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, БДИ кагыйдәләрен искә төшереп, үзгәрешләр белән таныштырды.

БДИга керү өчен, башта рус теленнән инша язарга кирәк. Быел 14604 укучыга «зачет» куелган, өчесе исә яза алмаган. Шулай итеп, алар имтиханга кертелмәячәк, аттестатсыз калачак.

Туган телдән башлыйк әле. 11 нче сыйныфлар арасында татар теленнән имтиханны нибары 7 укучы гына тапшырырга җыена. 9 нчы сыйныф укучылары арасында андыйлар – 3 меңнән артык. Бу сан елдан-ел арта бара. Ә унберенчеләргә бәйле вазгыять һаман шул килеш диярлек. Министр фикеренчә, моны бары әти-әниләр, укытучылар, журналистлар белән бергәләп кенә үзгәртеп була.

Аның каравы, мәктәпне быел тәмамлаучылар химия, география, инглиз теленнән имтиханны күбрәк сайлаган. Әйтик, химиядән сынау узарга теләүчеләр, узган ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка арткан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: читкә китәргә теләүчеләр кими башлаган. Әйтик, 2022 елда Татарстаннан Мәскәү вузларына – 2085, 2023 елда 1884 абитуриент укырга кергән. «Читкә китүчеләр елдан-ел кими, ә безгә төрле төбәкләрдән килүчеләр арта бара», – диде министр Илсур Һадиуллин.

Быел БДИда күзгә ташланып торган яңалыклар юк. Шулай да министр кайбер үзгәрешләрне аңлатып узды.

– Мәктәпне узган ел тәмамлаган укучыларны быел БДИның алдан бирү этабына (22 апрельдән 18 майга кадәр үтте. – Авт.) кертмәделәр. Бу – безнең өчен дә әһәмиятле. Ни өчен дигәндә, кайбер репетиторлар, БДИ белән шөгыльләнүчеләр, сынауларны алдан биреп карап, материалларны өйрәнеп, андагы үзгәрешләрне башкаларга әйтә. Шулай итеп, төп этапта катнашучыларга комачаулый иде. Менә бу әйбер бетте, – диде Илсур Һадиуллин. – Владимир Путин йөкләмәсе буенча, ирекле ике фәннән имтиханның берсен кабат тапшырып карау мөмкинлеге бирелә. «Икеле» алучылар турында гына түгел сүз. Әгәр билгене яхшыртырга телисең икән, белемеңне тагын бер мәртәбә сынап карый аласың. Әмма шул ягы бар: начаррак биргән очракта, беренче баллар юкка чыга. Шуңа күрә моның белән мавыгырга ярамый.

Тагын бер яңалык: рус теле яки математикадан «икеле» алган укучылар имтиханны сентябрьдә генә кабат бирә ала иде. Хәзер аны июльдә үк тапшырырга мөмкин.

– Укучылар, бар белгәнен искә төшереп, белемнәрен күрсәтсен. Әти-әниләр үзләрен тыныч тотсын. «Әйдә, имтиханны яхшы бир», – дип кенә балларны арттырып булмый. Аның өчен мәктәптә яхшылап укырга кирәк иде. БДИга телефон, шпаргалкалар алып кермәсеннәр. Камералар күзәтә. Барысын да күреп торалар. Каш ясыйм дип, күз чыгармасыннар. Иң куркынычы шул, – дип, министр әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

Укучыларда бәйрәм кайгысы бармы, әллә башларында һаман шул имтиханмы?

– БДИ турында еш уйлыйбыз, әмма «Соңгы кыңгырау» репетициясенә килгәч, бераз онытып торабыз. Соңгы дәресебез, соңгы җырыбыз, соңгы күрешүебез бит, дип боегып та куябыз. Укытучылар хәзер дәрес вакытында безнең белән сөйләшеп тә утыргалый. Кызыклы вакытларыбызны искә төшерә. Аларга да моңсу икәнен сизәбез. Һәр минут кадерле, – ди Балтач районыннан Гөлсем Зыятдинова.

Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 1 нче гимназия – милли белем үзәге директоры урынбасары Ләюзә Вәгыйзова да бәйрәмнең кызыклы яклары белән уртаклашты.

– 11 нче сыйныф егетләре, мәш килеп, татарча биергә әзерләнә. Алар кечкенәдән хореография түгәрәгенә йөрде. Чыгышлары искиткеч. Чыгарылыш укучылары ел саен гимназия йөзенә кызыллык китермәскә ант бирә. Быел заманчалаштырганнар. Әйтик, бер укучы укытучысына: «Социаль челтәрдәге барлык фотоларыгызга «лайк» куярга вәгъдә итәм», – ди. Укытучыларына рәхмәт белдереп, теләкләр телиләр, – дип, безгә бәйрәмнең серләрен чиште Ләюзә Вәгыйзова.

Әлеге гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары республика һәм илкүләм олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары булу белән аерылып тора. Күбесе – егетләр. Алар «Соңгы кыңгырау»да «белем учагы»н кабызып, аны киләчәк буыннарга тапшырачак.

Зәй районының Сәвәләй авылында бәйрәм клубта уза икән. Мәктәп коридоры кечкенә, ә мәдәният йортына бөтен авыл халкы сыя. «Ел саен бер буш урын да булмый», – диделәр авылда.

Замана яшьләрендә фантазия җитәрлек анысы. Тик менә районнарда балалар саны гына кими бара. Әйтик, Мөслим районында быел 11 нче сыйныфны нибары 49 укучы (узган ел 56) тәмамлый. Укучыларның күбесе, БДИдан куркып, техникумнарга китү ягын карый икән. Шулай ук һөнәр үзләштереп, тизрәк акча эшләү теләге дә юк түгел.

– Иртән барлык мәктәпләрдә дә линейкалар узачак. Кич «Курай» паркында дискотека көтелә. Яшьләргә күңелле булсын өчен, икенче ел шулай үткәрәбез, – ди мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Лениза Галимова. – Бала саны аз булса да, бәйрәмнең яме югалмый. 9 нчы сыйныф укучылары да кушыла. Әти-әниләре дә килә. Чыгарылыш укучылары, теләк теләп, күккә кәгазь самолетлар очыра. Ә 1 нче сыйныф укучылары унберенчеләргә үзләренең киләчәк чыгарылыш кичәсенә чакыру билеты бирә.

Сан

Быел республикада 11 нче сыйныфны 14329 укучы (шуларның 5584е Казан мәктәпләренә туры килә) тәмамлый. Ә 9 нчы сыйныф укучылары – 44489 кеше.

 


Фикер өстәү