Татарстанда «Күперләр янганда» дип аталган фильм төшерә башлыйлар 

«Күперләр янганда» татарча тулы метражлы фильмын июньдә төшерә башлаячаклар. Көчле татар хатыны язмышы турында кино проект авторы, фильмның режиссеры Ника Пэракның тормыш вакыйгаларына нигезләнеп төшерелә.  

Шуңа күрә дә төп рольне Ника Пэрак үзе башкарачак. Сценарист – драматург, «Яланаяклы кыз» сериалы сценарий авторы Раушан Шәриф.

– Төп хатын-кыз роленә кемне алырга дип озак уйладык. Әмма минем тормышымны миннән башка беркем дә алай тирән, ышандыра торган итеп күрсәтә алмас дидек, – дип сөйләде матбугат очрашуында Ника Пэрак. – Мин – белемле актриса. Килеп чыгар, дип өметләнәм. Дөресен әйткәндә, бу авыр роль. Фильмның эчтәлеге бик төпле, тирән. Раушан абыйга тормышымны сөйләргә 7 сәгать вакыт кирәк булды.

Шунысы игътибарга лаек: кинода профессиональ актерлар юк диярлек.

– Кинода, нигездә, кастингта сайлап алынган гади кешеләр һәм татар телен белгән рус актерлары катнаша. Татар театрыннан актерлар юк. Чөнки безнең кинода «яшәргә» кирәк. Без уйнамыйбыз. Театр һәм кино –икесе ике төрле төшенчә, ике төрле дөнья. Шуңа күрә безнең юл шундый, – диде режиссер.

Аның сүзләренә караганда, кастингка килгән 600 кешенең 70-80 проценты рус телендә сөйләшүчеләр булган.

– Татар телендә өзекләр өйрәнеп килеп, үзләрен бик яхшы күрсәттеләр. 132 актер сайланып алынды. Сценарий әзер. Эш тулы куәтенә бара, – ди Ника Пэрак.

Раушан Шәриф фильмның идеясе турында сөйләде.

– Ника белән без күптәннән таныш, ул минем укучым. Укыганда ук үзенчәлекле иде. Миңа үзенең тарихын, тормышын сөйләгәч, аның кебек татар хатынының тормыштагы бөтен авырлыкларга, сынауларга карамыйча, үзенең максатына ирешүе, җиңеп чыгуы турында язасым килде, – диде ул. – Фильмда сүз безнең күңелдәге, җаныбыздагы күпер турында бара. Төрле тормыш күперләре бар. Шулар турында сөйләячәкбез.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, фильмның бюджеты юк.

– Бер тиен акчасыз кино төшергәнне кем күргән әле?  Ике көндә тизер төшердек, монтаж ясадык. Ярдәм иткән партнерларыбызга бик зур рәхмәт. Киноның нигезе бар. Үсеше дә булачак. Республикабыз безгә ярдәм итәр дип ышанып калабыз, – диде Ника Пэрак.

Фильм прокатка 2025 елда чыгар дип көтелә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү