Бүген танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә, аның утыз елга якын хезмәт биографиясе парламент эшчәнлегенә багышланган.
РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үзенең котлавында Фәрит Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмын ныгытуга керткән өлешен билгеләп үткән. «Тәҗрибәле һәм акыллы җитәкче буларак, сез Татарстанның динамик үсешенә зур өлеш кертәсез, республиканың социаль-икътисади потенциалын тормышка ашыру өчен күп эшләр башкарасыз, – диелә телеграммада. – Гаҗәеп югары профессионализм, искиткеч шәхси сыйфатлар, кешеләргә карата һәрвакыт игътибарлы һәм хөрмәтле мөнәсәбәттә булуыгыз белән Сез төбәк халкы арасында абруй казандыгыз. Киләчәктә дә Сез Ватаныбыз файдасына нәтиҗәле хезмәт итәрсез, Татарстан Дәүләт Советының нәтиҗәле эшләвенә, Россия парламентаризмын ныгытуга зур өлеш кертерсез дип ышанам».
РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Фәрит Мөхәммәтшинга сәламәтлек һәм алга таба нәтиҗәле эш теләген белдергән телеграмма килде. «Сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклап, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итеп, Сез төбәк халкының иминлегенә юнәлдерелгән максатларга ирешүгә өлеш кертәсез», – диелә аның телеграммасында.
Республика парламенты җитәкчесен туган көне белән котлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советында, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә һәм Татарстан халыклары Ассамблеясында алып барган күпкырлы эшчәнлегендә уңышлар теләгән. «Мондый җитди һәм масштаблы эштә, стратегик әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашу сезнең уникаль эшчәнлегегезне дә, катлаулы эшләрегезне дә чагылдыра», – диела аның котлавында.
Фәрит Мөхәммәтшинга котлау хатын Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский да җибәргән. «Үз илеңә, халкыңа хезмәт итү – кешеләрнең иң изге максатларыннан берсе, – дип ассызыклаган ул. – Сез Татарстанның үсеше, анда яшәүчеләрнең тормышы яхшырсын өчен бөтен көчегезне бирәсез. Сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә бу мөһим эштә уңышлар телим! Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы һәрвакыт безнең гражданнар файдасына Татарстан Республикасы белән парламент элемтәләренең үсешен хуплый».
Котлау телеграммалары шулай ук Россия субъектларның дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллек) органнары җитәкчеләреннән, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларыннан, чит илләрнең Казандагы дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән килде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat