Байлар елармы? Россиядә салым салу системасын үзгәртмәкчеләр

Россиядә салым салу системасын үзгәртмәкчеләр. Уен-муен эш түгел: сүз илдә егерме елдан артык гамәлдә булган тәртип турында бара. Гади тел белән әйткәндә, байлардан салымны күбрәк түләтә башламакчылар. Яңалык киләсе елдан гамәлгә керергә тиеш. Ә менә бала үстерүче гаиләләрнең хезмәт хаклары артачак. Нәрсә хисабына? Бергәләп ачыклык кертик.

Бу атнада Россия Дәүләт Думасында физик затларның кеременә салымның прогрессив шкаласы турында фикер алыша башладылар. Бу – нәрсә дигән сүз? Эш шунда ки, соңгы ике дистә елдан артык илдә керемгә салымның яссы шкаласы гамәлдә. Ягъни хезмәт хакына чаклы көчкә җан асраучылар да, кесә тутырып акча эшләүчеләр дә бертигез – 13 процент салым түли. Катлаулы 1990 нчы еллардан соң мондый адымга баруның җитди сәбәпләре булгандыр, билгеле. Белгечләр әйтүенчә, керемгә салымның яссы шкаласы югары керемнең сизелерлек өлешен «күләгә»дән чыгарырга булышкан. Тик хәзерге көнгә әйләнеп кайтыйк: Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүче халыкның ун процентының – иң бай катлавының – керем дәрәҗәсе шулкадәр үк фәкыйрьләрнең кеременнән 14,8 тапкыр (!) артып киткән. Шуңа күрә хәзер тигезсез яссылыктан баш тартмакчылар да инде. Салымның прогрессив системасы керем югарырак булган саен аның проценты да артуны күз уңында тота. Байлар елармы-юкмы, әмма күбрәк түләячәкләр. Үзгәрешләр гамәлгә керсә, әлбәттә.

Россия финанс министры Антон Силуанов тынычландырып та куйган:

– Физик затларның кеременә салымның прогрессив системасы илдә яшәүчеләрнең күпчелегенә гомумән кагылмаячак. Бу очракта, сүз күп керем алучылар турында бара. Өстәмә рәвештә кергән акча максатчан тотылачак. Бу – илдә башланган сәясәтнең дәвамы.

Билгеле булганча, 2021 елдан илдә еллык кереме 5 миллион сумнан артып киткән кешеләргә 15 процент күләмендә салым салына башлады. «Байлар салымы» авыр хәлдәге балаларны дәвалауга тотыла. Прогрессив шкаладан кергән акчаны ана капиталы кебек социаль түләүләргә, илкүләм проектларны тормышка ашыруга да тотарга ниятлиләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, киләчәктә 1–5 миллион сум еллык керемгә – 15, ә ул 5 миллион сумнан да артып киткән очракта 20 процент салым сала башламакчылар. Кем әйтмешли, хәллеләрнең хәле генә китмәсен.

Гади халыкка исә борчылмаска киңәш итәләр. «Бала тәрбияләүче гаиләләр салым салуга бәйле үзгәрешләрдән отачак. Тәгаен карарларның берсе: ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче, керемнәре югары булмаган әти-әниләргә салым чигерүе гамәлгә керәчәк», – дигән Антон Силуанов.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин да бу елның 1 апрелендә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләргә стандарт салым чигерүен икенче балага – 2800, ә өченче һәм аннан соңгыларына – 6000 мең сумга кадәр арттырырга, шулай ук, салым чигерүе ясалучы керем күләмен хәзерге 350 меңнән 450 мең сумга кадәр җиткерергә кушты. Яңалык 2025 елдан гамәлгә керергә тиеш. Акча янчыгы күпмегә калынаячак? Бер һәм өч бала тәрбияләүче, айлык акчалары бер үк булган гаиләләр мисалында исәпләп карыйк.

Бер балалы гаилә

Әти-әни икесе дә 35әр мең сум хезмәт хакы ала дип уйлыйк. Аларның һәркайсы елына 420000 сум акча эшләяәчәк (35×12=420000). Бу акчадан физик затларның кеременә 13% салым (55500 сум) тотылгач, кулга кергән акча 364500 сум тәшкил итәргә тиеш (420000 – 55500 = 364500). Әле салым чигерүе бар. Хәзер бала тәрбияләүче әти-әниләргә 350 мең сумга кадәр еллык керемнән салым чигерүе ясала. Ягъни ай саен түләнүче хезмәт хакы әнә шулкадәр җыелганчы, беренче балага – 1400, икенче балага – 1400, өченчесенә – 3000 мең сумнан 13 процент салым тотылмый.

2024 елда ун ай буе 13 процент күләмендәге салым 35000нән түгел, ә 33600 сум акчадан гына тотылачак. Ягъни ай саен 1400 сумнан тотылырга тиешле 182 сум акча янга кала. Ел буена ул 1820 сум тәшкил итәчәк.

2025 елда хезмәт хакының 2184 сумы янга калачак. Чөнки салымны ел буе 33600 сумнан гына исәпләячәкләр.

Өч балалы гаилә

2024 елда әти-әнинең һәркайсының, салым чигерүен исәпкә алып, 7540 сум акчасы янга калачак.

2025 елда – 15912 сум. Бу – хезмәт хакына өстәлеп түләнә торган акча түгел, ә салым чигерүе! Ул рәсми эш урынындагы айлык хезмәт хакына бәйле һәм балага 18 яшь тулганчы яки көндезге бүлектә укыган очракта, диплом алганчы билгеләнә.

Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:

– Илдә эшләп тапкан акча үзебездә калырга тиеш. Керемгә салым – казнаны тулыландыручы төп чыганакларның берсе. Намуслы эшкуарларга һәм гаиләләргә ярдәм чараларын арттырсалар да ярый. Мәсәлән, өч бала тәрбияләүче гаилә башлыгы да, үзе генә яшәүче буйдак та бер үк күләмдә салым түли. Гаиләнең керемен җан башына бүлеп, шуңа салым салырга кирәк.


Фикер өстәү