Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде Татарстан ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.
Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.
«Форма уңайлы, җиңел. Хәрбиләрнең форма буенча ниндидер искәрмәләре булган очракта, аларны җитештерүчегә тапшыралар, ә җитештерүче кимчелекләрне төзәтә. Әйтик, элек комплектта күкрәк кесәләре төймәләргә ябыла иде, һәм бу уңайсыз булып чыкты. Хәзер молниягә ябыла торган итеп ясадык», – дип аңлатты ул.