Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы «Хәтер бакчасы» акциясе дәвам итә. Әлеге чара 18 мартта башланып киткән иде. Әлеге акцияне оештыручылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион төп агач утыртуны күздә тота.
Татарстанның барлык район-авылларында да уза бу чара. Һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тырыша. Казанның Нокса авышлыгы урамында урнашкан агачлыкта узган чарада теләге булган һәр кеше агач утыртты. Экологияне кайгыртучылар арасында Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да бар иде. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та бабасы истәлегенә агач утыртты.
– «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Мин дә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Хәлиулла Хәбибулла улы Кузюров хөрмәтенә агач утырттым, – диде министр. – Бабай 1941 елда фронтка мобилизацияләнә, 235 нче укчы дивизиясенең 732 нче укчы полкы сержанты була. Ул озак еллар хәбәрсез югалган дип саналды. Соңрак, архивларны күтәреп, 1943 елның июлендә Орел өлкәсенең Вяжи-Заверх авылында һәлак булганын, туганнар каберлегендә күмелгәнлеге хакында белдек.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да бик теләп өмәдә катнашты.
– «Хәтер бакчасы» акциясе кысасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бөтен ил буенча 27 миллионга якын агач утыртылачак, бу зур патриотик әһәмияткә ия, – диде ул.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Урман хуҗалыгы министрлыгына мондый чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Зур шәһәрләрдә һәм мегаполисларда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган факторлар шактый күп, ә яшеллек шәһәр халкына бу проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк, – диде Таһир Һадиев. – Бу акциядә катнашып, без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген дә саклыйбыз, экологиягә дә ярдәм итәбез.
Урманчылар да тик тормый. Алар буш вакытлары булуга, урманнарны кайгырта.
– Урманчының эше күзгә күренми инде аның, – ди Мамадыш районының «Кама урман хуҗалыгы» җитәкчесе Альберт Шамилов. – Башта урманнарны чүп-чардан арындырдык. «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылып, ял итү урыннарын, андагы язу такталарын тәртипкә китердек. Инде хәзер агач утыртабыз. Көннәрнең салкынчарак торуы, җирнең дымлы булуы үсентегә үсәр өчен бик уңай. Урманчылар яңгыр сибәләп торган һава торышын да бик ярата. Утырткан агачларның тамырлары ныгып, үсеп китәр, дип торабыз.
Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев исә, яз утырткан агачлар үсеп китмәсә, аларны көзен яңартачакбыз, ди.
– Татарстан урманнарында чыршы, нарат, карагай, имән, каен үсә. Ылысларны республика питомникларында, каенны махсус теплицада үстерәбез. Соңгы арада имән яхшы үсә башлады. Агачны язын һәм көзен җир йомшак вакытта утыртырга кирәк. Язын эсселәр башланганчы, көзен салкынга кадәр утыртабыз, – ди ул.
Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең батыр истәлегенә 1,5 млн үсенте утыртылды. Чарада 30 меңннән артык кеше катнашты.
Исегезгә төшерәбез: бу акция 18 мартта старт алды. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә 27 млн агач утырту. Сүз уңаеннан, республикада соңгы дүрт ел эчендә акциядә 83 мең кеше катнашкан. Алар барлыгы 3,5 миллион агач утырткан. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе республика шәһәрләре һәм авылларында башка көннәрдә дә узачак. Акциянең урыны һәм вакыты турында тулырак мәгълүматны https://садпамяти2024.рф.сайты аша белергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat