Кем баласы буласың? «Без тарихта эзлебез» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Монда 13 буынны үз эченә алган шәҗәрә агачын да, ерак әбиләренең 200 ел элек кигән күлмәген, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан, бүген оныкларының кулыннан төшмәгән тальянны да, башка бик күп шаккатырырлык һәм сокланырлык гаилә байлыкларын күрергә, сый-нигъмәтләрдән авыз итәргә мөмкин иде. Татарстан архив эшләре буенча дәүләт комитетының оештырган «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә  катнашучылар «Без кем?» дигән сорауга җавап бирде.

Әби дә, бәби дә катнаша

Фестивальне Россиядә тиңе булмаган үзенчәлекле вакыйга дип атадылар. Чараның быелгысы Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән «Гаилә елы» кысасында үткәрелде. Максаты «Демография» илкүләм проекты юнәлешләренә туры килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фестивальнең бик югары дәрәҗәдә үткәрелүенә кабат-кабат басым ясады. Җиңүчеләргә бүләкләрне дә үз куллары белән, яратып, хөрмәт итеп тапшырды.

– Бик матур бәйрәм. Искиткеч зур хезмәт куелган. Гаилә – безнең төп байлыгыбыз. Бүген фестивальдә катнашучыларның барысы да – безнең өчен үрнәк. Бер генә карагыз әле: биш айлык бала да килгән бит. Менә алар – безнең киләчәгебез, – диде ул.

Комитет җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да үз фикерен җиткерде:

– Гаилә ул – һәр кешенең тормышында иң кыйммәтле нәрсә. Андагы гореф-гадәтләрне саклау безне үткәннәр белән бәйли, көч бирә, бүгенге тормышта сынмаска-сыгылмаска ярдәм итә.

Финалда катнашучылар, чыннан да, озын юл үткән. Җиңелгә охшамаган ул. Төп шартлары да бар. Шәҗәрә агачын үзенчәлекле итеп төзергә (андагы һәр исем-фамилия архив документларына нигезләнгән булырга тиеш), иҗади яктан һәм милли ризыклар әзерләү буенча уңганлыгыңны күрсәтергә. Мондый ярышта катнашу өчен күпме түземлек, сабырлык, осталык кирәклеген катнашучылар һәм оештыручылар үзләре генә беләдер. Яңа туган бәби дә, аякларында чак-чак басып торган әби дә бер сәхнәдә бит. Барысының да сөйлисе, җырлыйсы, биисе бар. Форсаттан файдаланып, финалда катнашкан алты гаилә белән дә таныштырып үтәргә булдык.

Бабайдан калган истәлек

Лаеш районыннан Артемьевларның үткәннәргә юлы 200 елга сузылган. Ерак бабалары Артемий Евсеевич Тарлаш авылында яшәгән. Нигездә, буыннан-буынга авыл хуҗалыгы, умартачылык, балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Ерак әбиләренең 200 еллык сарафанын да алып килгән алар. Гаиләдәге истәлекләр арасында бабалары укыган китап, әбиләре Евдокияның комсомол билеты, кияүгә чыкканда бәйләгән яулыгы та саклана. Халыкка тәкъдим иткән милли ризыклары да бик үзенчәлекле: ботка белән бәрән сырты.

Балтач районыннан Гаязовларның XVII гасырдан башланган нәсел башы Тикәй картка барып тоташа. Гаилә тарихы Чапшар авылына бәйләнгән. Авыл хуҗалыгын төп кәсеп иткәннәр, кул эшләре дә ят булмаган. Гаилә бик зур. Иң өлкәннәренә 89 яшь. 21 онык, 25 оныкчык бар. Алар кунакларны гөбәдия белән сыйлады. Бабаларыннан калган тальянны, умартачы кирәк-яракларын кадерләп саклыйлар икән. Гаязовлар бүген дә авылны торгызу белән мәшгуль. Араларында Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, районда үткәрелгән социалистик ярышта җиңү яулаган комбайнчылар да бар.

Казанның Авиатөзелеш районында гомер кичерүче Гыйниятуллиннар гаиләсенең нәселе исә Казан өязенең Шинар авылында яшәгән Бикчәнтәй картка барып тоташа. Ул тирә-якта дан тоткан тегүче була. Әлегә бу гаилә алты буынны эзләп таба алган. Иң яраткан милли ризыклары – талкыш кәләвә. Әйтергә кирәк, бу нигъмәтне әзерләргә һәркемнең дә кулыннан килми. Бик зур осталык сорый ул. Пешерү серләрен үзләрен күзәтеп торган халыкка да төшендермәкче булганнар иде. Ләкин кая инде ул?

Кәримовлар – Чирмешән районыннан. Аларның бабалары йомышлы татарлар, корабль төзүче осталар – лашманнар булганнар. 13 буынга сузылган нәсел башы – Исәнәй карт. Нәсел мөһере дә сакланган. Наилә ханым әлегә кадәр каенанасы өйрәткән рецепт буенча пәрәмәчне яратып пешерә икән.

Менделеевск якларыннан килгән Кашаповлар нәселеннән Мөхәммәтдин бабай Таҗетдинов Абалач авылында мәчет салдыруы белән халык теленә кереп калган. Шәҗәрә агачы төзегәндә 10 буынны эзләп тапканнар. Иң яраткан ризыклары мич коймагы икән. Халыкны сыйларга дип, күп итеп пешереп тә килгәннәр. Алар өчен гаиләнең төп байлыгы – буыннан-буынга күчкән Коръән китабы. Атеизм чорында, юк итүчеләр килеп чыкмасын дип, алар аны Сталин турындагы китап тышлыгында саклаган.

Тәтештән килгән Тимариннар да җир игү, терлек үстерү белән шөгыльләнгән. Аларның нәселе Монастырское авылында төпләнгән. Бабалары Никифор турында архив документларын эзләп тапканнар. XIX уртасыннан хәлләнеп киткәннәр, йон, май әзерли

торган цехлары, тегермәннәре булган. Милли ризык буларак, ерак әбиләре рецепты буенча «сименуха» боткасын әзерләгәннәр. Истәлек итеп 1898 елда мөһер сугылган самавырны, әбиләренең шәлен саклыйлар. Бу нәселнең күп вәкилләре җирле һөнәр училищесында эшләп, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләгәннәр.

 

«Без тарихта эзлебез» фестиваленең зона этабында 47 гаилә (барлыгы 1269 кеше) катнашкан. Аларның барысы да район бәйгеләрендә беренче урынны алган. Катнашучыларның яшь аралары 4 айдан 95 яшькә кадәр. Җиңүчеләрнең барысына да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән акчалата бүләк тапшырылган. Бер гаилә, бүләктән баш тартып, аны турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен үтенгән.

 

Быелгы фестивальнең җиңүчеләре:

Беренче урын – Гаязовлар (Балтач районы);

Икенче урын – Кашаповлар (Менделеевск);

Өченче урын – Тимариннар (Тәтеш районы).

Бүләксез калучылар булмады. Артемьевлар, Кәримовлар, Гыйниятуллиннар «Гаилә традицияләренә ярдәм итү», «Хезмәт династиясе», «Тынычлык гаиләсе» дип аталган махсус номинацияләрдә җиңүче исемен яуладылар.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү