Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның (Элвин Грей) сөенечле яңалыгы бар.Аңа Башкортстан Башлыгы Указы белән Башкортстан Республикасының халык артисты исеме бирелгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Кичә Уфада яшьләр сараенда узган концерты вакытында Радик Юльякшинга эчке сәясәт буенча БР башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов таныклык документларын һәм мактаулы исем билгесен тапшырган. Концертта шулай ук БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев һәм республиканың мәдәният министры Әминә Шәфикова катнашкан.
Элвин Грей «Башкортстанның атказанган артисты » исемен 2017 елда, «Татарстанның атказанган артисты» исемен 2022 елда алган иде.