Саубуллашу күпмегә төшә?

Быел чыгарылыш кичәләре 28–29 июньдә үтәчәк. Бәйрәм чыгымнарын да исәпләп караганнар: ул уртача 35–37 мең сумга төшә икән. Шуның 18–20 меңе өс-баш төзәтергә, калганы бәйрәм оештыруга китәчәк. Тик артыгын кыланырга кирәкми. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин моны милләтебезгә дә хас әйбер түгел дип саный. Шуңа күрә әти-әниләргә чикне узмаска киңәш итә.

Кием түгел, эчтәлек мөһим

«Безнең сыйныф лимузин арендалый, ә алар артистлар чакырып, шоу ясый». Моңа кадәр, бигрәк тә шәһәр мәктәпләрендә, әти-әниләрнең бер-берсен уздырып мактанышканын ишеткән бар иде. Лимузин чакырту, кызыл келәм җәю очраклары модадан чыгып бара. Хәзер әти-әниләр балаларына җырлар яздыру, фильмнар төшерү ягын карый. Бу да чыгымлы, тик истәлеккә кала. Әйтик, фильм төшерү бәясе 25–30 мең сумнан башлана. Бәйрәмне бассейнда уздыручылар да бар, елгада катерда йөрү дә – актуаль. Замана яшьләренең тамадаларга исләре китми. Бәйрәмне квиз (викторина) форматында үткәрү күңелләренә якынрак. Лазерлы, утлы шоулар ясыйлар.

Рәйсә Абдуллина быел Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге – «Солнце» мәктәбен тәмамлый.

– «Соңгы кыңгырау» бал формасында үтте. Көн дәвамында күңел ачтык. Фуршет әзерләдек, кунаклар чакырдык, җыр-бию дә булды, фотоларга төштек. Кызлар матур озын күлмәктән идек. Шактый акча китте, әти-әниләребез түләде. Чыгарылыш кичәсендә кая баруыбызны әлегә хәл итмәдек. Аттестат алгач, күз күрер. Башта имтиханнарны тыныч кына бирик әле. Укытучыларга – чәчәкләр, сыйныф җитәкчесенә берәр кибеткә сертификат алырга җыенабыз. Мәктәпкә дә берәр үзенчәлекле бүләк ясарга исәп, – ди Рәйсә.

Шул ук вакытта бәйрәмгә бармаучылар да бар. Яшел Үзән шәһәренең 11 нче сыйныф укучысы Ильяс Бәхтиев тә шулай карар кылган.

– Чыгарылыш кичәсенә бармаска булдым. Акча җитмәүдән дә, шау-шу яратмаудан да түгел бу. Моның өчен сыйныф җитәкчесе дә, сыйныфташларым да: «Нишләп үзең генә аерылып йөрисең?» – дип үгетләмәде. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә җитә миңа. Истәлеккә фотога төшәрбез. Укытучыларыма рәхмәтемне җиткерермен. Ә чыгарылыш кичәсенә бармавыма үкенмәячәкмен. Автомәктәпкә язылдым мин. Бәйрәмгә китәсе акчага машина йөртү таныклыгына укыячакмын. Файдалырак булыр, – ди Ильяс.

Казандагы чыгарылыш укучылары быел ресторанда утыру яки шәһәр читендә йорт арендалау ягын карый. Әйтик, ресторан хакы – кеше башына 5–10 мең сум.

– Улыбыз Салават 11 нче сыйныфны тәмамлый. Артыгын кыланмыйбыз, әмма ресторанның шәбен сайладык. Бер балага 7500 сум чыга. Монда залны бизәү дә керә. Әти-әниләр барырга теләсә, 3500әр сум өстәргә туры киләчәк. Альбомга 2600 сум түләдек. Кием аласы бар әле. Чыгымнар 25–30 мең сумга төшәр дип чамалыйбыз, – ди күп бала анасы Гөлүзә Василова.

Гадилектә галилек

Бар кешедән мәҗбүри акча җыеп, купшылык артыннан куу белән шөгыльләнергә ярамый. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «ВТ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

– Чыгарылыш кичәләре уздыру ул балаларга аттестат тапшыру дип атала. Әти-әниләрне чакырып, укучыларны котлап, хәер-фатыйха бирү, – диде министр. – Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар олы тормыш юлына аяк басачак. Югары уку йортларына керергә, эшкә урнашырга әзерләнәләр. Шул вакытта акча түгеп, теплоход, пароход, лимузин, автобусларда балаларны каядыр алып барып артыгын кыланырга ярамый. Бу – безнең милләтебезгә хас әйбер түгел. Әгәр берәр әти-әни улын яки кызын Бали ярымутравында ял иттерергә тели икән, монысы – аның ихтыяры. Министр әйтүенчә, һәр гаиләнең – үз мөмкинлеге. Балага матур күлмәк тә, аяк киеме дә кирәк. Тик кайбер гаиләләр ике-өч күлмәк сатып ала. Алардан күреп, башкалар да шулай эшләргә тырыша, минеке генә аерылып калмасын, янәсе. Тик эш күлмәкнең матурлыгында түгел, тәртиптә, белемдә. Әлбәттә, матур киенергә, бәйрәмне матур итеп уздырырга кирәк. Тик һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Укытучыга да бүләк кирәк түгел, чәчәк һәм ихлас рәхмәт – иң мөһиме, дигән фикердә Илсур Һадиуллин.

Сабыйларга нигә ул?

Чыгарылыш укучыларының мөгез чыгаруына аптырыйсы юк. Ә менә бакчаны, башлангыч мәктәпне тәмамлаганда, мондый шаккатырулар кемгә кирәк?

Лаеш районында яшәүче Диләрә Сәгъдәтшинаның улы быел 1 нче сыйныфка барачак.

– Тыныч кына балалар бакчасында иртән бәйрәм (утренник) ясарга да, таралышырга бит инде. Сабыйларга шул да җиткән, – ди Диләрә Сәгъдәтшина. – Тик бакчада бу мәрәкә сентябрьдән үк башланды. Альбомга фотога төшү үзе күпме вакытны алды. Җәйге, кышкы фотосессия… Балаларга шул альбомны гына бүләк итсәк тә ярый иде. Юк, сабыйларга аерым бүләк кирәк. Монысы – әти-әниләр теләге. Тәрбияче, пешекче һәм башка хезмәткәрләргә бүләкләр алдык. Чәчәк букетлары, залны бизәү, бүлмә арендалау, видеограф, фотограф…. Әстәгъфирулла, санап бетерерлек түгел. Малайларга – бер төрле кепка-фуражка, кызларга – чәчәкле беләзекләр. Әле җитмәсә һәр балага медаль, лента тагасы. Бакчага 7,5 мең сумлык принтер бирәбез. Бәйрәмнән соң Казанга ял паркына барачакбыз. Тизрәк чыгарылыш кичәсен уздырып, әлеге мәшәкатьтән котыласы килә.

 Ләйсән Халикова, финанс белгече:

– Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Замана алышынып тора, кызыксынулар, мода да үзгәрә. Шулардан чыгып, чыгымнар да. Элек яшьләр чыгарылыш кичәләрен күбрәк кыйммәтле рестораннарда үткәрергә тырыша иде. Матур итеп бизәп, сценарийлар язып, алып баручылар чакырып… Кызлар прическа ясата, купшы күлмәкләрен кия иде. Бу мода китеп бара. Хәзер яшьләр гадирәк киенә. Әйтик, классик кием, җыйнак кына толым. Әмма гади ул әле арзан дигәнне аңлатмый. Алып баручы урынына квиз кебек уен форматын сайлыйлар.

Акчаны ничек янга калдырып була? Альбом ясауны артык чыгым дип уйлыйм. Видеоистәлек төшерү яклы мин. Яшьләр арасында да хәзер арзан бәягә төшерүчеләр бар. Шуларны чакырырга була. Купшы кием кимиләр, дидем. Бер көнлек түгел, башка бәйрәмнәрдә дә киярдәйне сайлагыз. Макияж, чәч ясаучыны да арзанрак бәягә табарга була.

Ризыкка килгәндә, акчаны экономияләп булмый. Укытучыларга чәчәк мәсьәләсендә һәркем аерым түгел, сыйныф белән бер яхшы букет бирергә мөмкин. Залны бизәгәнче, фотозона ясарга була. Истәлеккә фотога төшә аласыз.

Ә сездә бәйрәм ничек уза?

Лилия Гыймазова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты:

– Без 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенең 50 нче чыгарылышы идек. Укытучыбыз Ринат Миңнегаян улы Хәйруллин белән бергәләп «Соңгы кыңгырау» кичәсенә ныклап әзерләнгән хәтердә. Әле без 10–11нче сыйныфларда, «Соңгы кыңгырау» һәм чыгарылыш кичәләренең аз-маз булса да чыгымнарын капларбыз дип, күрше авылларда концертлар да куеп йөргән идек. Бик борчулы, мәшәкатьле, әмма шулкадәр күңелле вакытлар булган ул. Быел мәктәпне тәмамлаганга 5 ел була икән инде.

Купшылыкмы, гадилекме, дигәндә, мин алтын урталык яклы. Чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә, укучылар да, әти-әниләр дә үзара сөйләшеп, мөмкинлектән чыгып эш итсә яхшырак. Ләкин, ничек кенә булса да, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен истәлекле вакыйга ул. Минем, әйтик, бик матур күлмәк киеп, матур прическа-макияж ясатасым килде. Яшерен-батырын түгел, 2019 елда ук моңа шактый акча сарыф ителде. Ул күлмәкне гомеремдә бер генә кисәм дә, шулай әзерләнүемә бер дә үкенмим. Без кафе-рестораннарга барып тормадык, мәктәп ашханәсендә табын әзерләдек. Кич белән район үзәгендә узган гомум чыгарылыш кичәсендә катнаштык. Салютлы, лимузинлы бәйрәм оештырмасак та, бик күңелле һәм истәлекле көн булды ул.

Илһамия Гарифуллина (Зәй районының Пәнәче авылы):

– Кызыбыз Мәрьям быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Кадер мәктәбендә укый. Чыгарылыш кичәсе турында сөйләшкән юк әле. «Соңгы кыңгырау» үткәч, уйлый башларбыз инде. Классларында – 13 укучы. Алар табигатьне, су буйларын ярата. Кадер авылында төзекләндерелгән матур чишмәләр бар. Менә шунда ял итәргә дигән фикер бар. Малайларның балык тотып, уха пешергән чаклары да булды. Бәлкем, быел да шулайрак оештырырбыз. Таң аттырып та кайта иделәр. Хәзергесе ничек булыр, белмим. Без гадилек яклы.

Укучылар тормышка әзер. Өйдәгесен тәртиптә тоталар. Сәхнәдән дә төшмәделәр. Клубта оештырган чараларда актив катнаштылар. Үз фикерләрен әйтә беләләр.

Алсу Шакирова, Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы:

– Бездә мәктәпне тәмамлаучылар ел саен үз сыйныфларын ремонтлап китә. Яңа пәрдәләр эләләр. Менә шундый традиция бар. Мин үзем дә балаларга истәлекле бүләкләр тапшырам. Мәктәпкә чәйнек яки берәр савыт-саба биргәлим. Быел 9 нчы сыйныфны нибары 2 укучы тәмамлый. Авыл әти-әниләре балаларын төрле мәктәпләргә йөртә. Авылны саклап калу өчен, үзебезгә генә бирсәләр, бала саны күбрәк булыр иде дә бит. 11 нче сыйныф булмагач, тугызынчылар чыгарылыш кичәсен җитди кабул итми. Кич әти-әниләре белән урманга чыгып керәләр. Учак ягып, шалаш корып, ашарга пешерәләр. Көймәдә йөзәләр. Быелгы сыйныф укытучысы Зөлфирә апа үзе курайда, гармунда уйный. Идеяләргә бик бай. Бәйрәмнең кызыклы үтәсенә шигем юк.

Чыгарылыш кичәсе чыгымнары

Ресторан – 1 кешегә 5000–6000 сум

Альбом – 2500–3500

Укытучыга бүләк – 3000

Чәчәк бәйләме – 1500–2500

Күлмәк, костюм – 5000–10000

Аяк киеме – 3000–5000

Прическа, макияж – 2500–4000


Фикер өстәү