Әти-әниләр махсус хәрби операциядә һәлак булган улларын искә алдылар

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларның гаиләләре очрашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Ильмира Гәрәева яза.

Очрашуга Ринат Бекмурзин, Радик Мортазин, Айрат Воевода, Ринат Насыйбуллин, Руслан Маковский, Илфат Шәрәфетдинов, Руслан Алтынбаев, Артем Мурасовның гаиләләре килгән.

Булат хәзрәт Раупов аларны каршы алып, вәгазь укыды, махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар өчен дога кылды. Туганнарының борчыган барлык сорауларына да аңлаешлы итеп җавап бирде.

Мисал өчен, Шөгер авылыннан килгән Татьяна Владимировна, Айрат Воеводаның әнисе, улының һәйкәле янында эскәмия урнаштырырга рөхсәт ителмәвен әйтә. Хәзрәт аңа ислам динендә зиратта озак вакыт үткәрү хупланмавын әйтте. Кабернең бары тик рәшәткәсен төзекләндерү һәм мәрхүм өчен дога гына кылу хәерле, диде.

Барлык катнашучылар да чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Ринат Бекмурзинның әнисе Зөмәрә Хәйдәр кызы хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Без бер-беребез белән танышабыз, хис-кичерешләребезне уртаклашабыз. Очрашулар, һәлак булган балаларыбыз турында сөйләшүләр, әлбәттә, күз яшьләрен уята, әмма без кешеләр, әти-әниләр, безгә авыр, ләкин алар өчен горурланып алга таба яшәргә тиешбез», — ди ул.

 


Фикер өстәү