Истанбулда атыш: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

Истанбулда атышу нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын биш кеше зыян күргән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Фаҗига пәнҗешәмбе кичендә Ускюдар районы Аязма урамындагы кафеда була. Агентлык мәгълүматларынча, ял итүче ике төркем арасында низаг килеп чыккан һәм атышу белән тәмамланган. Тагын ике кеше яраланың, хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.


Фикер өстәү