Татарстанда узган җылылык бирү сезонында 3,6 мең авария очрагы теркәлгән

2023/2024 елгы җылылык бирү сезонында республиканың торак-коммуналь хуҗалык тармагында 3596 авария очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында 2023/2024 елгы җылылык бирү чорында республиканың ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларының эш йомгаклары һәм 2024/2025 елгы җылылык бирү чорына әзерлеккә бәйле утырышта Премьер-министр Алексей Песошин әйтте.

«Узган җылылык бирү сезонында республиканың торак-коммуналь хуҗалык тармагында 3596 авария очрагы теркәлгән. Бу – шактый зур сан. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә, район башлыкларына кышкы җылыту сезонына әзерлеккә игътибарны көчәйтергә кирәк», – диде Алексей Песошин.

Аның әйтүенчә, 2023 елның сентябреннән 2024 маена кадәр Татарстан торак инспекциясенә республикада яшәүчеләрдән күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына бәйле 14 748 мөрәҗәгать килеп ирешкән. «Аларның яртысыннан артыгы күп фатирлы йортлар һәм гомуми йорт милкен карап торуга бәйле. Шулай ук, идарәче оешмалар эшчәнлегенә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр арткан», – диде Премьер-министр.

Билгеле булганча, Татарстанда узган җылылык бирү сезоны 2023 елның 12 сентябреннән 2024 елның 22 маена кадәр дәвам итте.


Фикер өстәү