Ашлык сыйфаты һава торышына бәйлеме? (Белгеч җавабы)

“Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге”нең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева әйтүенчә, ашлыкның сыйфаты һава торышына турыдан-туры бәйләгән. Ул клейковинага да, аксымга да йогынты ясый.

– Узган елгы ашлыкларда пестицидлар күп табылды. Монда корылык та сәбәпче, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кулланган пестицидлар яңгыр белән юылмыйча, җыелып барган. Кояш күбрәк булган саен, өченче һәм дүртенче класс бодай алу мөмикнлеге арта. Мондый ашлык производствода, икмәк пешерүдә кулланыла. Чит илләргә җибәрү өчен дә яхшы, – диде ул.

Татьяна Менликиева әйтүенчә, быел Татарстанда, Краснодар краендагы шикелле, каты бодай үстерергә тиешләр, чөнки кайбер басуларда яңа төрле сортлар утыртылган.
– Без моңа бик шат, бу алга баруны күрсәтә, – диде җитәкче.
Моннан тыш, клейковина, протеин күрсәткечләренә ашлама күләме дә йогынты ясый.


Фикер өстәү