Хатын-кызлар өчен җомга көнне эш сәгатен кыскартырга мөмкиннәр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать юллый. Юлламада хатын-кызлар өчен җомга эш көнен, уртача хезмәт хакын саклап, ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ яза.

«Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, хатын — кызлар өчен, уртача хезмәт хакын саклап, җомга көнне эш сәгатен ике сәгатькә кыскарту инициативасын каравыгызны сорыйм», — диелә рәсми хатында.

Анда бу чара бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш дип әйтелә. Шәхси компанияләр өчен эш көнен кыскарту киңәш итү характерында булырга мөмкин.

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча (2023 елның марты), хатын – кызлар Россиядә барлык эшче көчнең 49 проценты тәшкил итә — бу дөнья практикасында иң югары күрсәткечләрнең берсе», — дип язылган мөрәҗәгатьтә.

 


Фикер өстәү