Альберт Шакиров: «Җитәкченең эше шул: юлларын эзләп табарга тиеш»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән бергә эзлибез.

– Узган атнада Словакия Премьер-министрына аттылар. Берничә көн элек авиаһәлакәттә Иран Президенты һәлак булды. Очраклы фаҗигаләр дип уйлыйсы килә. Тик АКШтагы билгеле сәясәтчеләр Ибраһим Рәисинең үлеменә сөенгәннәрен яшерми. Моны ишеткәч, башка төрле уйлар килә.

– Дөресен әйткәндә, аптыраган инде. АКШ Иранга кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Шуңа рәсми яктан тегенди-мондый уйлар булырга мөмкин түгел. Ә төрле сәясәтчеләрнең төрле сүзләре теләсә кайсы илнең эчке аудиториясенә юнәлдерелә. Без аларны болай итәбез, тегеләй итәбез дигән шикелле. «Менә бит, без уйлаганча булды», – дигән фикерләрне җиткереп тормасалар, алар инде сәясәтче дә булмас иде. Иран очрагында, бу илнең инде озак еллар санкцияләр астында яшәгәнен исәптә тотарга кирәк. Бу, әлбәттә, төрле тармакларга, бигрәк тә авиация кебек югары технологияләр кирәк булган, катлаулы җитештерү процесслары таләп иткән юнәлешләргә йогынты ясый. Запас частьлар кирәк, карап-төзәтеп торырга кирәк. Андый проблемалар бездә дә сизелә. Иранда исә хәлләр тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Шуңа күрә Ибраһим Рәисинең үлемен фаҗигале очраклылык дип уйларга җирлек бар. Мәсьәләнең икенче ягына карасак, бер илнең Президентына махсус һөҗүм оештыралар икән, аның бит нәтиҗәсе булырга тиеш. Иранда исә Президент төп кеше түгел. Бу илдә хәлиткеч карарлар чыгару югары лидер – аятолла Али Хаменеи кулында. Тагын бер чынбарлыкны исәпкә алырга кирәк: мондый фаҗигаләр килеп чыкканда Ирандагы кебек системалар киресенчә тагын да ныгый һәм берләшә генә.

– Байларга салымны арттыру турында күп сөйләшәләр. Бер яктан, бюджет тулыландыру нияте булса, икенче яктан, ташламалар вәгъдә итеп, гади халыкның күңелен күрү теләге дә бар кебек тоела.

– Әлегә булган хәбәрләрдән чыгып, мин дә нәкъ шул фикерне генә әйтә алам. Чөнки киң җәмәгатьчелек өчен бик матур һәм күңелле сүзләр яңгырый. «Байлардан алып фәкыйрьләргә бирәбез, менә шулай итеп тигезлибез», – дип әйтү генә дә ни тора! Тик сораулар күп. Аеруча бай кешеләр кем дә ярлылар кем? Ставкалар, аларның вариантлары, салым ташламалары, өстәмә субсидияләр һәм башкалары барысы бергә тормышка ашмаса, барып чыга торган эш түгел бу, миңа калса. Дөрес, үземне икътисадчы дип санамыйм. Ләкин бер тарихи тәҗрибә бар. Советлар Союзын төзи башлаган елларда безнең илдә ярлылар комитетлары оештыралар. Күсәк тотып тигезләү сәясәте башлана. Авыл буенча йөреп, хәлле кешенең самавырын, ашлыгын алып китәләр, малын, йорт-хуҗалыгын тартып алалар. Имеш, ярлыларга өләшәләр. Әлбәттә, бераз катгыйрак чагыштыру. Тик ул алымның нәрсәгә китергәнен беләбез.

– Узган сөйләшкәндә Тукай районы башлыгының кулга алынуы турында сөйләшкән идек. Берничә көн элек Актанышның элеккеге җитәкчесен, элек булган җинаятьтә гаепләп, СИЗОга утыртып куйдылар. Ничек уйлыйсың, элеккеге эшләр язылган папкалар күпме?

– Элеккеге папкалар күптер инде ул. Ачуым бер килмәгәе, кеше саен булса да гаҗәп түгел. Хокук сакчылары теге яки бу түрә турында «тукта, тагын бераз урласын әле, аннары кулга алырбыз» дип утырмыйдыр анысы. Вакыт узган саен эпизодлар өстәлеп бара торган эшләр була, бер вакыйга белән икенчесенең бәйлелеге ачыклана. Элеккеге эшләрне актарып чыгару төрле мораторийларга да бәйле дип уйлыйм. Пандемия чорында, СВО аркасында төрле оешмаларны тикшермәскә, әлегә тимәскә дигән тотып тору чараларының бер кайтавазы булырга мөмкин. Вакыт узгач, кәгазьләрне тикшергәндә бәйләнешләр бер-берсе белән кисешкәне ачыкланып, әнә шундый эшләр килеп чыга ала. Аннары, бу көннәрдә исеме яңгыраган кешеләрнең икесе дә – танылган шәхесләр бит. Әлбәттә, башкаларны кисәтү теләге дә бар. Ә икенче яктан карасак, глава, авыл җирлеге башлыгы кебек вазыйфасында финанс җаваплылыгы булган җитәкчеләрнең һәрберсендә хилафлык табарга була. Җитәкченең эше шул: юлларын эзләп табарга тиеш. Мәдәнияттә дә, авыл хуҗалыгында да. Закон буенча гына дип көтеп утырсаң, я чәчми каласың, я субсидияң кайтып җитми.

– Бәрәңгеләр утыртылып бетте, хәзер инде Сабан туйлары турында сөйләшергә дә була. Әле менә артист халкының бәйрәмдәге чыгышы өчен күпме акча алуы турында мәгълүмат күзгә чалынды. Бай яшибез икән бит.

– Түләмәсәләр, сорамаслар иде. Артистларның акчасын саныйсым килми. Барысы да тамашачыдан тора. Ә ул тамашачыга Сабан туе концерт булып күренә. Аңа артистның җырыннан бигрәк күлмәге, аерылышып-кушылуы кызыграк.

 

 

 


Фикер өстәү