2023/2024 елгы җылылык бирү сезоны 253 көн дәвам иткән

Татарстанда 2023/2024 елгы җылылык бирү сезоны 253 көн дәвам иткән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында җылылык белән тәэмин итү сезоны йомгакларына багышланган утырышта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

Министр әйтүенчә, җылылык бирү сезоны 22 майда төгәлләнде. «Май башында көннәр суытып җибәрү сәбәпле, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләргә кабат җылылык бирергә туры килде», — диде ул.

Марат Айзатуллин әйтүенчә, узган җылылык бирү сезонында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 6 миллион 722 мең гКал җылылык энергиясе тоткан. «Бу – уртача еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә», – диде министр.


Фикер өстәү