Рөстәм Миңнеханов Ольга Баталина белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина белән очрашты. 

Ведомствоның Татарстан белән төбәк дәрәҗәсендә киләчәк хезмәттәшлеге, хезмәт базары мәсьәләләре, шулай ук социаль яклау өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Ольга Баталина Казанга психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең IV форумы чараларында катнашу өчен килгән.


Фикер өстәү