Татарстанда быел газ шартлау аркасында дүрт кеше үлгән

Татарстанда быел газ җиһазларыннан дөрес файдаланмау аркасында өч фаҗига килеп чыккан, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында җылылык белән тәэмин итү сезоны йомгакларына багышланган утырышта республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елда Татарстанда көнкүреш газы шартлау аркасында өч фаҗига теркәлгән. Аларда дүрт кеше зыян күргән, икесенең гомере өзелгән. Быел мондый очраклар – өчәү, нәтиҗәдә сигез кеше зыян күргән, аларның дүртесенең гомере өзелгән», — диде Премьер-министр.

Аның әйтүенчә, агымдагы елда сөрем газы белән агулану очраклары да күбәйгән. «Былтыр шундый 49 очрак теркәлеп, 103 кеше зыян күрсә. Бу ел башыннан бирле генә дә сөрем газы белән агулануга бәйле 27 очрак теркәлде, зыян күрүчеләр саны – 54 кеше», – диде ул.

Алексей Песошин бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кушты.


Фикер өстәү