26 май – Химиклар көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.
“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән тәбриклим, – диелгән котлауда. – Татарстан күп гасырлар дәвамында булдырылган данлыклы фәнни традицияләргә һәм сәнәгать өлкәсендә зур мөмкинлекләргә ия. Бу исә илнең икътисадый үсешен тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре – ә аларның кайберләре Европа һәм Россия Федерациясендә иң зур предприятиеләр булып тора – көндәшлеккә сәләтле продукциянең яңа төрләрен базарга чыгаруны дәвам итә, авыл хуҗалыгыннан алып, хәрби-сәнәгать комплексына кадәр, икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгыта. Тармакның тел-теш тидергесез эшләве көндәлек тырыш хезмәткә, һөнәргә тугрылык, югары квалификацияле меңнәрчә белгеч һәм галимнең эшкә карата җитди мөнәсәбәте һәм югары дәрәҗәдә оешканлыгына бәйле. Хезмәтне ихтирам итү, белемгә, даими үсешкә омтылу Татарстанның яшь химиклары тормышында төп урынны алып торырга тиеш.
Бүген Россия сәнәгате катлаулы чор кичерә. Бездән ул күп кенә мөнәсәбәтләрне үзгәртүне таләп итә. Бу республиканың химия предприятиеләренә дә кагыла. Әмма мөмкинлекләр чоры да әле ул. Химия предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләр акционерлары, хезмәткәрләренең гаять бай тәҗрибәсе, фәнни һәм производство мөмкинлекләре килеп туган кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгуга, тиз генә вакыт эчендә кирәкле производстволарны җайга салуга ярдәм итә.
Илебез сәнәгатен төрле яклап үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру, һичшиксез, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, икътисадый иминлекне үстерүгә, киләчәк буыннарның лаеклы тормышта яшәүләренә өметләндерә.
Фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре, шулай ук тармакның фәнни учреждениеләре хезмәткәрләрен югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия булулары, үзләренең эшчәнлеге өлкәсендә даими рәвештә камиллеккә омтылулары, эшкә бик җаваплы караулары өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәт! Сез Татарстанда химия тармагын булдыру һәм үстерүгә үзегездән зур өлеш керттегез. Бүген күпләрегез яшь белгечләр өчен остаз булып тора. Ә бу – традицияләрнең, ватанпәрвәрлек, традицион рухи кыйммәтләр, тиңдәшсез тәҗрибәнең буыннан-буынга күчүе, дигән сүз.
Үз гомерен химия тармагы белән бәйләгән барча кешегә чын күңелдән нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!”
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat