Айгөл Шәйдуллина: «Яман шеш кенә җитмәгән, сул як аяк-кулым да эшләми әле»

Бирешмәскә кирәк! Казанда яшәүче 27 яшьлек Айгөл Шәйдуллинаның тормыш девизы бу. Тикмәгә генә әйтелгән сүзләр түгел. Айгөл – сабый чагыннан зур сынаулар аша узган бала. Әтисе Рөстәм белән әнисе Розалиянең көтеп алган кызчыкларына 2 яшь чагында ук куркыныч диагноз куярлар дип кем уйлаган? Бәла гаиләләренә көтмәгәндә килеп керә дә, бар тормышларының астын-өскә җимерә.

– Табиблар баш миемдә шеш күреп ала. Кая гына йөртмиләр, бармаган табиблары калмый. Бүгенге көнем өчен ул чакта мине дәвалауга бар көчен куйган әти-әниемә, табибларга рәхмәтлемен, – ди Айгөл. – Үземне хәтерләгәннән бирле башым бик каты авыртты. Чир мине 2008 елга кадәр азаплады. Биш тапкыр катлаулы операция ясадылар. Көчле нурланыш үткәрделәр. Авыргач, өйдә генә укырга туры килде. Башлангычны гел яхшы билгеләргә тәмамлаган идем. Нурланыш алгач, бар белгәнем юкка чыкты. Яңадан беренче сыйныфка кергәндәй укырга туры килде.

Айгөл балачактан кул эшләрен ярата. Балчыктан әйберләр ясау, төрле бизәкләр белән кызыксыну үзенекен итә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан халык һөнәрләре сәнәгате техникумына укырга керә. Тормышта кирәге чыгар дип, тегүче дипломы да ала. Соңрак КФУда укып, интерьер дизайны буенча югары белемгә ия була. Модель мәктәбендә укырга да вакыт таба.

– Яман шеш кенә җитмәгән, сул як аяк-кулым да эшләми әле. Язмыш шулай итеп сынады инде мине. Ел саен Мәскәүгә барып тикшерелү бик авыр иде. Акча ягын уйлап әйтәм. Әнием гел минем белән генә утыргач, тормышны алып бару әти өстендә булды. Әтием гомер буе машина йөртте. 1999 елдан 2011 елга кадәр гел дәваландык. Акча сорар кешебез юк, мине дәвалау өчен әти-әнием өйдәге кирәк-яракларга кадәр саткан, кешедән бурычка акча җыйган, – ди Айгөл. – 2011 елда Мәскәүгә тикшерелергә баргач, табиблар өч елдан соң гына килергә дип кайтарды. Шунда шатланганымны белсәгез! Менә без дә кешечә яши алачакбыз икән, диештек. Акчабызны иркенләп тотарбыз инде, дип уйладык. Тик язмыш башкача хәл итте. Көтмәгәндә әбиебез үлеп китте. Бик авыр хәсрәт булды бу. Мине аякка бастырырга булышкан, әти белән әнигә зур терәк булган әбине югалту җиңел булмады. Язмыш безне тагын сынады. Әби үлеменнән соң әтиемә инфаркт булды. Хәзер инде ул авыр чакларны искә дә төшерәсем килми.

Айгөлнең хыяллары бик күп. Ни гаҗәп, кияүгә чыгу турында уйлаганым да, хыялланганым да юк, ди ул. Ә менә диңгез буенда бераз яшәп кайтыр иде. Үзе генә түгел, гаиләсе белән берничә айга күченеп торасы килә.

– Узган ел остаханәгә эшкә урнаштым. Шөгылем үземә бик ошый. 2020 елда республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнаштым. «Татарстан энҗесе»ндә дә урын алдым. «Абилимпикс» бәйгесендә дә җиңү яуладым. Шуннан соң оялу һәм курку хисе бетте. Үземә ышаныч артты. Мин бит дөньяны бөтенләй башкача яратам. Чөнки гомернең бәясен аңлыйм, – ди Айгөл. – Үзем кебек кызларга бер генә киңәш: авырлыкларга бирешмәгез. Нинди генә сынауны да җиңеп чыгып була икән бит. Көчле булырга кирәк. Егылганда да торып басарга өйрәнегез. Инде баскансың икән – башка егылмыйсың. Янәшәңдә сине яраткан гаиләң булу кирәк. Минекеләр төсле.

 

 

 


Фикер өстәү